Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американың иң зур Сабантуе Нью-Йоркта узды


Нью-Йорк Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:19 0:00

Нью-Йорк Сабантуе

Дөньяның иң эре шәһәрләренең берсе – Нью-Йоркта Сабантуй елдан-ел популярлаша бара. Быел бәйрәмгә Татарстан җырчылары да килде.

Нью-Йорк Сабантуе гадәттәгечә Әтиләр көне белән бер көнне уза. Бу гадәтне узган гасыр уртасында күчеп килгән татарлар керткән. Урыны да шул ук – Эйзенһауэр паркы.

Нью-Йорк Сабантуе “зур алма” кешеләре өчен генә түгел, ә Американың бөтен Көнчыгыш яры татарларын җыя торган бәйрәм. Быел бу чарага Питтсбург, Филадельфия, Бостон, Вашингтон, Чикаго, Нью-Джерси һәм хәтта Сан-Францискодан да килделәр.

Сабантуйны татарча Илмир Әхмәтҗанов, ә инглизчә Шакир Морадымов алып барды. Быел Татарстаннан да җырчылар чыгыш ясады. Бәйрәм Фәрит Фәйзрахманов һәм Резеда Галимова җырлары белән үрелеп барды.

American-Tatar Association of New York вәкиле Рәшил Ләвәнт беренче булып чыгыш ясады һәм бәйрәмне “Туган тел” белән башларга тәкъдим итте. Казан кунаклары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын җиткерделәр.

Быел Сабантуйда Польша татарларының кечкенә бер ноктасы булдырылды. Анда татар дөньясының кызыклы бер өлеше – Польша татарлары мәдәнияте белән таныштырдылар.

Рәсми булмаган саннарга караганда, Нью-Йорк Сабантуенда барлыгы 500дән артык кеше катнашты.


[Руслан Мурадымов фотолары]
XS
SM
MD
LG