Accessibility links

Чапай шәһәре янында шартлаулар тагын ешайды


Самар өлкәсенең Чапай шәһәре янындагы Нагорный бистәсендә урнашкан хәрби келәтләрдә шартлаулар тагын ешайды. Шартлауларның секунд саен диярлек булуы хәбәр ителә. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын кичергән келәтләрдәге бу шартлауларга эсселек сәбәпче дип аңлата.

Сишәмбе кичендә башланган шартлаулар нәтитәсендә бер кеше һәлак булды, 40-тан артык кеше яраланды. Хакимият хәзерге шартлаулар инде якындагы өйләренә кайта башлаган кешеләргә куркыныч тудырмый, дип ышандыра. Сишәмбе көнне Нагорный бистәсеннән алты меңләп кеше эвакуацияләнгән иде.
XS
SM
MD
LG