Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Тура эшмәкәрләре Путиннан ярдәм көтә


Яңа Тура эшмәкәрләре Путиннан ярдәм көтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Яңа Тура эшмәкәрләре Путиннан ярдәм көтә

Яңа Турадагы сәүдә үзәгендәге янгында зыян күрүче эшмәкәрләр Татарстан хөкүмәте һәм технополис инвесторларыннан вәгъдә ителгән ярдәмне ала алмагач Русия президенты Владимир Путинга ярдәм сорап хат язды. 19 июньдә алар журналистларга мөрәҗәгать итеп үз проблемнарын җәмәгатьчелеккә җиткерде.

"Безнең иң беренче таләбебез - Яңа Турадагы янгыннан зыян күрүче эшмәкәрләрнең зыян күрүче буларак документларга теркәлүе. Икенчесе - янгын китергән мадди зыянның каплануы. Өченчесе - яңа сәүдә рәтләрендә янгыннан зыян күрүчеләргә сәүдә итү өчен урын бирелүе", дип эшмәкәрләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз таләпләрен санап үтте.

"Янгыннан соң Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Равил Моратов барлык зыян күрүчеләргә дә яңа сәүдә рәтләреннән сәүдә урыннары биреләчәк, дип вәгъдә иткән иде, әмма бу сүздә генә калды. Безгә банклардан кредит алуда ярдәм булачак дип әйтелде, ләкин бу да үтәлмәде. Киресенчә, банклар безгә кредит алганда авырлык чыгару ягын гына карыйлар. Без аптырагач Русия президентына мөрәҗәгать иттек инде. Үзебезнекеләрдән ярдәм булмагач бәлки Русия президентыннан ярдәм булыр дип бу сишәмбедә 120 зыян күрүче кул куйган гаризаны Путинның Казандагы җәмәгатьчелекне кабул итү үзәгенә илтеп тапшырдык", дип белдерде эшмәкәр Лилия Черникова.

"Янгын безнең аркада чыкмады бит. Яңа Турага килгәндә бу урынның соңгы технологияләр кулланылып төзелүен әйттеләр. Әмма янгын барлык таварларыбызны көл итте. Моңа кемнәр дә булса җаваплы бит инде. 800ләп эшмәкәр зыян күрсә дә, бүгенә кадәр аларның берсе дә янгыннан зыян күрүче буларак документларга теркәлмәде. Кемдер өч, кемдер биш, кемдер ун миллион сумын җилгә очырды. Моңа кадәр без беркемнән дә ярдәм сорамадык. Әмма хәзер сорыйбыз. Чөнки башка чарабыз юк. Үзебезнең хөкүмәтебез дә ташлап калдырса безгә асылынырга гына кала инде", ди үзен Кадрия ханым дип таныштырган зыян күрүче.

"Эфир" телекомпаниясе алдында журналистлар белән очрашуга Татарстан эшмәкәрләре генә килгән иде. "Кытай, Азәрбайҗан, Вьетнам, Үзбәкстан һәм башка чит ил сәүдәгәрләре үз таләпләрен җиткерергә куркалар. Алар сүз әйтә башласалар Татарстан җитәкчелеге алар белән күп сөйләшеп тормаячак. Алар бүген монда бар, иртәгә юк. Ә безгә монда яшисе. Татарстан президентына, прокуратурасына, Тикшерү комитетына, Владимир Путинга да нәкъ менә җирле эшмәкәрләр мөрәҗәгать итте", дип өстәделәр очрашуга килүчеләр.

Яңа Турадагы янгыннан зыян күрүче эшмәкәрләр Татарстан хакимияте үз таләпләренә җавап бирмәсә, бер атнадан Мәскәүгә барып ярдәм сораячакларын да белдерде.

13 майда төштән соң Яңа Турадагы базарда янгын чыгып сәүдә мәйданнарының 80%ын көлгә әйләндергән иде.
XS
SM
MD
LG