Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Академиядә кыскартулар татар фәненә сугачак"


Татарстан Фәннәр академиясе
Татарстан Фәннәр академиясе

Интернет челтәрендә галимнәр исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хаты таралды. Республика башлыгыннан Татарстанның Фәннәр академиясендә галимнәрнең кыскартылуына чик кую сорала.

Фәннәр академиясе тирәсендә ыгы-зыгы күптән бара, соңгы вакытта ул гел игътибар үзәгендә. Хакимият тарафыннан да академиягә, галимнәргә карата шелтә эләгеп кенә торды. КамАЗ һәм башка республика оешмаларының эшчәнлеген тикшергән чех белгече Томаш Навратил җитәкләгән ширкәт Татарстан Фәннәр академиясенә дә барып җиткәч, биредә үзгәрешләр, кыскартулар булачагы билгеле иде. Ләкин галимнәр Навратилның эш принципларына риза булмады, алар галимнәрнең эшен тиешле дәрәҗәдә бәяли алмый диелде. Акыл ияләре зарландылар, ә чех белгече үз эшен төгәлләде. Аның бәяләмәсе турында интернетта ачык мәгълүмат юк, шулай да ниндидер институтларны кыскартырга, бер-берсе белән кушарга, галимнәр санын азайтырга дигән киңәшләр бирелгән дип сөйлиләр.

Томаш Навратил киңәше беләнме, башка кешенең карары беләнме, билгеле түгел, ләкин Татарстан Фәннәр академиясендә реформалар башланган. Шушы көннәрдә институтлар башлыкларын җыеп, аларга штатларын кыскартырга дигән әмер бирелгән: кемгәдер 44%ка, кемгәдер 20%ка, кайбер гыйлем учагына хәтта 65%ка. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына да зур үзгәрешләр яный, яхшы якка түгел.

“Хөкүмәт безгә түгел, Томаш Навратилга ышана”

Татарстан президентына ачык хат авторларының берсе галим Дамир Исхаков: “Институтларга штатларны кыскартырга әмер бирелә, ә Татарстан Фәннәр академиясенең аппаратына кагылмыйлар, гәрчә шуның исәбенә акчаны экономияләп була. Котычкыч зур кыскартулар узса, һуманитар фәннәр юкка чыгарылса, милләт оттырачак. Гомумән, бу эшнең артында кем торганы, җилләр кайдан искәнен чамалау авыр” дип әйтә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

“Ел башыннан хезмәт хаклары күтәрелергә тиеш иде. Акча күчте, ләкин алар түләнмәде, чөнки аның шарты бар иде – галимнәр саны кыскартылсын. Баштан ук кемнедер кыскартып, башкаларның хезмәт хакын күтәрү планда бар иде. Әмма бу мәсьәләне хәл итүдә көтелмәгән юнәлеш уйлап таптылар – тикшерүләр уздырылды. Навратил иптәшнең эш нәтиҗәсенең бер өлешен күрсәткәннәр, 44% хезмәткәр кирәк түгел дип табылган. Шушы өлкәдә эш башланды, һәрбер институтта яңа штат расписаниесе төзелә башлады.

Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән институтлар бар, начарраклары бар. Ләкин ничек кенә булмасын, алар эш сыйфатын түгел, ә хезмәткәр урынындамы, юкмы, ничә минут-сәгать кайда йөргәннәрен теркәп йөрде. Институтларны шулай ук Икътисади-социаль тикшерү үзәге (ЦЭСИ) тикшерде. Ләкин Навратил ширкәте белән аларның нәтиҗәләре капма-каршы килә. Ләкин республика җитәкчеләре Навратилга күбрәк ышанган, күрәсең, кыскарту коралы итеп аларның күрсәткечләрен куллана. Кемнең мәнфәгатьләрен кайгырта бу кеше, шулай ук зур сораулар туа.

Академия институт башлыкларының кулларын борып, штатны тәртипкә китерергә тәкъдим итә. Дөресрәге – боералар. Институт җитәкчеләре ризалашмый, бу кадәр кыскарту мөмкин түгел”, ди Дамир Исхаков.

Кайсы институт уңышлы яки начар эшли?

Томаш Навратил Тарих институтының эшен югары бәяләмәгән булып чыга, биредәге хезмәткәрләрне 65%ка кыскыртырга дигән әмер бирелгән. Бүген Тарих институты 90 кешене саклап калу өчен көрәшә. Энциклопедия институтына да үзгәрешләр яный, 120дән артык кеше эшләгән институтка да 60%ка кыскарырга дип кушылган. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтына 25%ка кыскарырга дигәннәр. Кемнең яхшы яки начар эшләвенең шушы күрсәткечләр аша чамаларга тәкъдим ителә.

“Тел институты яхшырак эшли булып чыга, ләкин чынлыкта алай түгеллеген барысы да белә бит. Алар Навратил иптәш күңеленәме, ашказанынамы, кесәсенәме ниндидер юл тапкан, димәк. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтына җитәкче урынына президент аппаратыннан дәгъвачылар бар, бәлки, шул кеше өчен дә институтны саклап калырга телиләрдер дигән фикер туа.

Кинәттән генә 44%ка кыскарту котычкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Зур фәнни коллективлар таркалачак. Тарих институтында һәр бүлектә бишәр кеше кыскартасы, хезмәткәрләр эшсез калачак дигән сүз. Кайсыбер юнәлештә гыйльми хезмәткәрләр арасында бер генә белгеч булырга мөмкин. Мәсәлән, Алтын Урда буенча бердәнбер галим бар, ул кыскартылса, бу юнәлештә эш тукталачак. Ә аны үстерү өчен күпме көч куелды!

Барысы да шәхси мөнәсәбәтләргә корылган кебек. Бер яктан кыскарталар, икенче яктан үзләренә кирәк булганга оештыралар. Моның бер мисалы: фәннәр академиясендә мәгълүматлаштыру үзәге бар иде, аның башында Аблаев торды. Әхмәт Мазһаров белән сүзгә килгәч, бу институтны таркаттылар. Ләкин хәзер аны яңадан торгызырга телиләр. Мине дә кыскартырга дигән әмер бар. Фәннәр академиясе мине үз итми, гәрчә республикада бердәнбер этнология фәннәре докторымын, хезмәтләрем дә күләмле.

Тарих институтыннан 31 кешедән торган аерым археология үзәк аерылырга тиеш. Аны институт итеп оештырырга дигән карар бар, ләкин ул һаман да Тарих институтында санала. Аларны кыскарталармы, юкмы, билгеле түгел. Сәер күренешләр шактый, аңлатучы гына юк”, дип сөйли галим.

“Академиядә реформа нинди буласы билгеле түгел”

Фән өлкәсендә реформалар бер Татарстанда гына түгел, ул Мәскәүдә дә булды. Эш эффектив барсын өчен реформалар кирәклеген барысы да аңлый. Татарстан Фәннәр академиясенең заманнан артта калырга теләмәсә, ул да уңай якка үзгәрү турында уйлап, эш итәргә тиеш. Ләкин галимнәр Татарстан Фәннәр академиясенең үсеш концепциясе булдырылмады дип белдерә.

“Дөрес, Русия Фәннәр академиясендә кыскартулар булды, ләкин бу эш әкренләп башкарылды. Ә иң башта академиянең үсеш стратегиясе билгеләнгән иде. Нинди булырга тиеш, нинди бурычлар куела – барысы да исәпкә алынды. Аның нигезендә реформа планы төзелде. Ләкин безнең академиядә бу концепциясе юк, бары тик галимнәрне кыскартырга, диләр.

Иң кызыгы шунда: безнең реформаторлар 99 кешедән торган академия аппаратына кагылмый, аларга кыскарту янамый, бу эш булса да, берничә кеше генә китәчәк. Мондый зур аппарат бер җирдә дә юк, профессор Рәшит Сюняев тә моңа шаккаткан иде. Академияне Мансур Хәсәнов җитәкләгәндә аппарат өч тапкыр кимрәк иде. Хәзер квалификациясез кешеләр бик күп. Академия аппараты, бу килеш, беркемгә дә кирәкми. Һәрбер институтта үз гыйльми шурасы, үз дирекциясе бар, академиянең күрсәтмәләреннән башка да алар сәгать кебек эшли. Ләкин бөтен идарә хәзер Татарстан Фәннәр академиясенә күчәргә мөмкин, барысы да үзәкләштереләчәк. Моны аппарат хезмәткәрләре үзләренә эш табар, урыннарын саклап калыр өчен тырыша кебек”, дип фикерен җиткерә Дамир әфәнде.

Президентка өмет бар. Булышырмы?

Академиядә кыскартулар турында төгәл карар әлегә юк. Нокта 3 июльдә, Татарстан Фәннәр академиясенең президиумы утырышында куелачак. Галимнәр бу мәсьәләгә президент үз сүзен әйтергә тиеш дип саный, чөнки биредә аерым галимнәр түгел, ә милләт язмышы хәл ителә. Кыскартуга эләгүчеләрнең күбесе – һуманитар фән ияләре, алар азмы-күпме, милләт яшәеше, үсеше эшендә актив катнаша торган кешеләр. Галимнәр КФУда яңа ректор килү белән татар филологиясе һәм тарихы факультеты юкка чыкты, саклый алмадык диләр, бу очракта да тел, тарих белән шөгыльләнүче институтлар таркалырга мөмкин дип куркалар. Җәмәгатьчелек тә үз сүзен әйтергә тиеш дип саныйлар.

“Моны шыпырт кына эшләмәкчеләр иде. Халыктан яшерелмәсен, монда милли мәнфәгать турында сүз бара. Әйе, моны техник бер операция буларак кына эшләргә уйлыйлар, аны шулай тәкъдим итәләр. Ләкин һуманитар өлкәдә башлыча татар галимнәре эшли. Таякның авыр башы беренче чиратта аларга төшә. Тарихчылар гади галим түгел, алар идеологлар, шул процесс эчендә катнашучылар, милләт мәнфәгатен яклап эш итүчеләр. Кем нинди хәлдә калачак? Китапларны кем язачак? Тарихны кем өйрәнәчәк, аңлатачак?

КФУда татар сегментын югалттык, уйламыйча, алга карамыйча хәрәкәт иттеләр. Гомумән КФУда татар теле укытучыларын да укытмый башлаячаклар дигән шик бар. Ректор Илшат Гафуров Әхмәт Мазһаровка татар теле һәм әдәбиятын укытуны Фәннәр академиясенә күчерергә тәкъдим иткән. Бу сәер яңгырый, ләкин мондый тәҗрибә бар. Тик безнең академиядә мондый хәзерлек юк бит. КФУда гомумән татар теле, әдәбияты бетәчәк дигән сүз бу.

Әгәр дә җитәкчеләр милләт, дәүләт турында уйласа, алар бу процесска кереп, тикшереп, үз сүзен әйтергә тиеш. Академия президиумында бердәнбер һуманитар фәне вәкиле бар, ул – Рафаил Хәкимов. Калганнары федерал структура кешеләре. КФУ, КХТИ, КАИ ректорлары, түрәләр күп. Алар табигый фәннәр белгечләре, татар мәнфәгате өчен кайгырган һуманитар фәннәрне үстерүне яклап сүз әйтүләренә шикләнәм. Әхмәт Мазһаровның да яклавына шикләнәм, ул ВНИИУСта эшли, ул монда хуҗа түгел, безгә акча башка җирдән килә дип ачыктан-ачык әйтә, аңа без кирәкмибез.

Президент бу эштә катнашмаса, без оттырачакбыз. Кыскартырга дигән мөһер куелса, республика өчен бу тискәре нәтиҗә булачак”, дип сөйләде Дамир Исхаков.

XS
SM
MD
LG