Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Сноуденны "илдән чыгармаска сәбәбе юк"


КШ Үзәк күзләү идарәсенең хезмәткәре Эдвард Сноуденның бүген Мәскәүдән Һаванага очачагы хәбәр ителә. Русия аның Сноуденны тоткарларга сәбәбе юк, дип белдерде.

АКШ Һоңкоңга качкан, соңыннан Мәскәүгә килгән үз хезмәткәрен кире тапшыруны таләп итә.

Якшәмбе көнне Сноуден белән Эквадорның Русиядәге илчесе очрашты. Шуннан соң аның Эквадорда сәяси сыену сораячагы турында фаразлар туды.

Эквадор тышкы эшләр министры Рикардо Патино "хөкүмәт Сноуденның бу үтенечен тикшерәчәк", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG