23 июньдә ЮНЕСКО үзенең еллык утырышында Иран, Таҗикстан, Германия, Төньяк Корея, Польша, Украинадагы 5 табигый һәм 14 мәдәни ядкәрне "кабатланмас кыйммәте өчен" үзенең мәдәни мирас исемлегенә кертте. Алар арасында Болгар һәм Зөя юк.
ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә яңа ядкәрләр кертелде

1
Тәһрандагы Гөлистан Сараенда 1779 елда хакимияткә килгән Каҗар төркиләре чорында хөкүмәт урнашкан булган. Тәһран ул чакта башкала статусын алган.

2
Фарсы архитектурасында XVIII һәм XIX гасырның көнбатыш йогынтысы да сизедә. Сарайның иң борыңгы өлешенә 400 ел.

3
Гөлистан тарихи комплексына 17 сарай, музейлар һәм заллар кергән.

4
Каҗар нәселе чорында 1925 елга кадәр Гөлистан сарае сәнгать һәм архитектура үзәге буларак танылган.

5
Памир тауларындагы бу парк Таҗикстанда ЮНЕСКО мирасы булган беренче урын. Парк илнең көнчыгышында 2.5 млн һектар җирдә урнашкан.

6
Төбәктә кайбер тауларның биеклеге 7 мең метрга җитә. Җир тетрәүләр еш булган бу якларда кеше аз яши.

7
Евразиядәге тауларның бу иң биек урынын ЮНЕСКО үз исемлегенә геологияне өйрәнүдәге кыйммәте өчен кертте. Паркта 1 меңнән артык бозлык, 170 елга, 400 күл бар.

8
Бу агач чиркәүләрне XVI-XIX гасырларда көнчыгыш Польша белән Украинага кергән Карпат ягында христианнар һәм грек католиклары төзегән.

9
ЮНЕСКО бу чиркәүләрнең кыйммәте "христиан дизайны белән җирле традицияләр үрелеп баруда", ди.

10
Чиркәүләргә диварлардагы рәсемнәр, сигезпочмаклы манаралар хас.

11

12
Хәзерге вакытта Кырымның көньягы булган урында дорлар (греклар) V гасырда (б.э.к.) Херсонес Таврика исемле борыңгы шәһәргә нигез салган. Кала греклар, романнар һәм Византия империясе, шулай юк Кара диңгез буенда яшәүчеләр өчен алыш-биреш үзәге булган.