Accessibility links

Русиянең иң зур татар авылында тагын мөселманнарны тикшерәләр


Урта Әләзәндәге 44нче мәхәллә җыены (ак чалмадан - Али Якупов)
Урта Әләзәндәге 44нче мәхәллә җыены (ак чалмадан - Али Якупов)

Берничә көн элек Урта Әләзән авылының 44-нче мәхәллә имамы, мөселманнар арасында абруй казанган Али хәзрәт Якупов тоткарланган иде. Бүген авылдагы берничә мөселман өендә тентү узды.

Әле күптән түгел генә Пензадагы Урта Әләзән авылында Али Якупов җитәкләгән 44-нче мәхәллә мөфти Тәлгать Таҗетдиннан Равил Гайнетдин мөфтиятенә, ягъни аның Пензадагы мөфтие Ислам Дашкинга күчү карарына килгән иде. Хакимият исә аларны Мәскәү сүзеннән чыкмаган РАИС оешмасына кертү яклы булды һәм бу өлкәдә төрле мәкерле уеннар алып барды. Мәхәлләнең юристы Ирек Биккинин Азатлыкка: “Тәлгать Таҗетдин мөфтиятеннән чыгып Равил Гайнетдинныкына күчүләре хакимияткә һич кенә дә кирәк түгел. Ә мәхәллә халкы РАИСка беркайчан да кермәячәк”, дигән иде.

Әлеге хәлләрдән соң Урта Әләзәндә мөселманнарны эзәрлекләүләр башланды. 21 июнь көнне Коръән хафизлар бәйгесендә катнашу өчен хатыны белән Малайзиягә юл тоткан Али Якуповны “Пенза-Мәскәү” поездыннан төшереп полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аңарга экстремистлыкка чакыру һәм динара нәфрәт уяту нигезендә җинаять эше кузгатылуы, шул сәбәпле шәһәрдән чыгарга ярамавын әйткәннәр.

Инде бүген әлеге эшне тикшерү нигезендә, Урта Әләзәндәге мәчет имамнарында һәм кайбер мөселманнар өйләрендә тентүләр оештырылды. Равил Гайнетдинга караган Пенза мөфтие Ислам Дашкин йортына да куәт структура вәкилләре килгән. Азатлык радиосы Дашкиннан аңлатма алырга теләп шалтыратса да, көн дәвамында Ислам хәзрәт кесә телефонына җавап бирмәде.

Тентү оештырылган Городищенский район имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Абузяров ansar.ru-га әйтүенчә, куәт структуралары ике сәгать дәвамында аның өендә һәм ишегалдында тыелган әйберләр эзләгән. Тентү барышында аның өе янында машинада ОМОН хезмәткәрләре саклап торган.

Биккинин Азатлыкка әлеге ыгы-зыгының тиз генә тәмамланмаячагын әйткән иде.

“Пензада барлык тотрыксыз мәхәлләләрне хакимият РАИС оешмасына кертергә тырыша. Мордовиядә инде моны күрдек. Анда андый мәхәлләләрне шул РАИС кешесе булган Фәһим Шәфиевнең мөфтиятенә керттеләр. Монда Асият Уразаевка кертмәкчеләр. Мөселманнарны бер-берсенә каршы куеп талаштырырга тырышалар”, диде ул Азатлыкка.

Урта Әләзәндә 10 меңнән артык кеше яши. Анда ун мәчет һәм мәдрәсә бар. Шулай ук шәхси кибетләр, икмәк пешерү заводы, казылык эшләү цехлары бар.

Кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сатылмый, мәчетләргә һәр көнне бик күп кеше йөри. Совет хакимияте мәчетләрне җимергәндә дә, бу авыл халкы мәчетләрен тар-мар итәргә рөхсәт бирмәгән, ислам гадәтләрен саклап килгән.
XS
SM
MD
LG