Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабантуйга килүче балалар яулык һәм түбәтәйдән булырга тиеш"


Җәй көнне мәчетләрдә балаларның җәйге яллары оештырыла
Җәй көнне мәчетләрдә балаларның җәйге яллары оештырыла

Якшәмбедә Балтач районы Борбаш авылында мөселман балалар Сабантуе уза. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта.

Мөселман балалар Сабан туе быел 30 июнь көнне алтынчы тапкыр узачак. Чараны оештыруны башлап йөргән Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән Сабантуй үзенчәлекләре турында сөйләштек.

Җәлил хәзрәт, мөселман балалар Сабан туеның үзенчәлеге нәрсәдә?

Без аны башка Сабантуйлардан үзенчәлекле итү максатын куймадык. Анда барлык балалар да катнаша ала, бары тиешле киемнән булырга тиешләр.

Коръән уку белән башлыйбыз. 18 төрле ярыш булачак. Бүләкләргә килгәндә, көрәштә җиңүчегә тиз йөрешле велосипед каралган. Егылганнарга да зур бүләкләр бирәбез. Гадәттә көрәштә йөздән артык бала катнаша. Узган ел Сабантуйда ике меңләп кеше булды. Чарада хәләл ризыклар гына сатылачак. Пылау пешерәбез, аны ун сумнан гына бирәбез. Пешерүчеләргә генә түләрлек акча булсын өчен. Аннары мөнәҗәтләр, дини җырлар җырлана.

Димәк чарада бөтен балалар да катнаша ала?

Анда имтихан белән кертмибез инде, балигъ булганчы барысы да мөселман була, ләкин тиешле киемнәре белән килүләрен таләп итәбез. Балалар авылның имамнары, абыстайлары, әхлак укытучылары җитәкчелегендә килә. Бөтен кеше яулыктан, түбәтәйдән йөри.

Бу республикакүләм Сабантуймы?

Җәлил хәзрәт Фазлыев
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Узган елны төрле Русия төбәкләреннән дә килгәннәр иде. Мисал өчен Кировтан, Ульяннан булдылар. Алар мөселман балалар Сабан туе ничегрәк уза микән дип карарга килделәр.

Ә нигездә мөселман балалары кайлардан катнаша?

Җәй көнне бөтен мәчетләрдә балаларның җәйге яллары оештырыла. Менә уйлаштык та, шул балалар үзара күрешсеннәр, аралашсыннар, дидек. Безнең районда гына да 40 мәчет бар, шуңа район мәгариф бүлеге белән сөйләштек тә аларны җыеп бер бәйрәм иттерергә булдык. Шуннан әлеге Сабан туе оешып китте.

Ул беренче тапкыр Балтачның Карадуган авылында узды һәм кечкенә генә бер чара иде. Хәзер инде ик меңләп бала катнаша. Моңа кадәр беркайда да бу чара турында әйтмәгән дә идек. Менә быел инде мөфтият тә, татар конгрессы да әлеге чара турында мәгълүмат таратты.

Кукмара районыннан да киләләр. Саба районы да безгә терәлеп кенә тора. Аннан да балалар була. Казаннар бик яратып килә инде. Шәһәрләдә Сабантуй карап булмый, диләр бит, монда бит бер ярышта гына да 70-80 бала катнаша. Бүләкләр күп кирәк инде, әмма күңелле чара. Зурраклар үзара танышып та китә.

Сабан туен оештыруда кем ярдәм итә?

Нигездә үзебезнең мөселман эшмәкәрләре ярдәм итә. Бер елны карап китәләр дә, Сабантуйның зурлыгына шаккатып икенче елга бүләкләрен алдан ук китереп бирәләр. "Без мондый зур Сабантуй күргән юк иде", диләр. Ярдәм итүчеләр күп анысы.

Мәчетләребез дә булыша. 30 кило дөгедән дүрт казан пылау пешерәбез. Аны инде мәчетләр күтәрә.

Хакимиятне борчымыйбыз, алар булыша булышуын. Безнең мәктәпләрдә әхлак дәресе укытыла һәм хакимиятнең укытучыларга түләвеннән дә без бик канәгать.
XS
SM
MD
LG