Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә балалар өчен Сабантуйлар үтте


"Яле кем көчлерәк икән?"
"Яле кем көчлерәк икән?"

21 июнь Тубылда һәм 26 июньдә Төмәндә балалар өчен Сабантуйлар үтте.

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбе каршында “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагерында 165 укучы ял итә. Шәһәр милли-мәдәни автономиясе ел саен балалар Сабантуе үткәреп килде.

21 июньдә мәктәп каршындагы мәйданда ”Кояшкай” лагеры балалары күрше бишенче балалар бакчасы, беренче мәктәпнең “Салават күпере” лагеры балаларын каршы алдылар. Ачык йөзле хуҗалар кунакларны милли рухта бизәлгән мәйдандагы бизәкле чатырларга чакырдылар.

Сәхнә алдында урнашкан урындыклар тамашачылар белән шыгрым тулы булды. Балаларны бәйрәм белән мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, өлкә милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Фәүрия Шәрипова котладылар. Алар балаларга күңелле һәм файдалы ял, сәламәтлек теләделәр. Бәйрәмнең концерт программасын себер сандугачыбыз Сәкинә Арангулова “Себер гимны” җыры белән ачты.

Тубыл Сабантуен оештыручы Фәүрия Шәрипова, җырчы Сәкинә Арангулова балалар янында
Тубыл Сабантуен оештыручы Фәүрия Шәрипова, җырчы Сәкинә Арангулова балалар янында
Укучылар уен-коралларында уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алып баручылар: Альбина Сәетова, Игорь Иванов, шигырь сөйләүче Эмилия Абайдуллина, оста җырчылар - Земфира Вәлиева, Айдар Ниязовның чыгышларын тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар төрле уеннарда, спорт ярышларында катнаштылар. Малайлар көрәштеләр, көч сынаштылар, кызлар капчык киеп йөгерделәр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шәһәрнең Пушкин урамында көнозын милли көйләр яңгырады. Лагерь җитәкчесе Нурилә Шамратова: ”Ял итүче балалар буш вакытларын күңелләренә ошаган түгәрәкләрдә файдалы һәм кызыклы үткәрәләр. Автобуста, җәяүләп тә шәһәребезнең тарихи урыннарына экскурсияләр оештырабыз. Милли тәрбия чараларын үткәрү дә планга кертелгән дигән фикерләре белән уртаклашты", дип сөйләде безгә бу матур бәйрәм турында Римма Өметбаева.

Балык тотуы җиңел түгел шул!
Балык тотуы җиңел түгел шул!
26 июньдә Төмән янындагы Кырынкүл авылының киң мәйданчыгында җыелган балалар өчен көн махсус әзерләнгән шикелле иде. Җиләс, кояшлы һавада алар рәхәтләнеп уйнадылар, шәһәр мәдәният үзәге әзерләгән програм буенча әкият геройлары белән күңел ачтылар. Һәркем теләгән уенында катнашып, өйләренә мул гына бүләкләр белән таралыштылар. Тик шундый матур бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр күп булыр иде, оештыручылар халыкка белгертүне кирәк дип санамадылар, ахрысы. Сабантуй турында мәгълүмат өлкә Конгрессы сайтында да юк иде.
XS
SM
MD
LG