Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары мәгариф канунына каршы


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы

28 июнь Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында бер көн элек Башкортстан парламенты кабул иткән мәгариф кануны тикшерелде.

Мәгариф турында канун 27 июнь соңгы укылышта кабул ителгән иде. Аңа 74 депутат уңай, бише каршы тавыш бирде. Әлеге канунда башкорт теленең республикада дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылуы каралган. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов исә узган елның сентябрь аенда Газета.Ru сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә башкорт теле ихтыяри укытылырга тиеш дип белдергән иде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында әлеге канунның депутатлар ялга киткәнче ашык-пошык кабул ителүе билгеләнде. Парламентның мәдәният комиссиясе рәисе, республиканың халык шагыйре Равил Бикбаев Regnum мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә канунга җитди үзгәрешләр кертергә өлгермәүләрен ирештергән иде. Татар оешмалары берлеге утырышында әлеге канунны халык тикшерүенә чыгармый ашыгыч кабул итүләре әйтелде.

Тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрәфыйков Башкортстан корылтаена быел көз яңа сайланачак депутатлар аны кабат караячак дип исәпли.

Татарлар Башкортстан мәгариф канунына каршы (1)
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе вазыйфасын башкаручы профессор Мәҗит Хуҗин Башкортстан президенты бу канунны имзаларга тиеш түгел дип исәпли.

Татарлар Башкортстан мәгариф канунына каршы (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Утырышта канунны халык тикшерүенә чыгармый, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнми генә кабул итүләре, аның Русия кануннарына каршы килүе сәбәпле Башкортстан президентына аны имзаламаска чакырып мөрәҗәгать кабул ителде.
XS
SM
MD
LG