Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус галимнәре борынгы төрки-татар шәһәрләренең тарихын кисә


Җаекта археологик казу эшләре бара
Җаекта археологик казу эшләре бара

Борынгы төрки-татар шәһәрләренең тарихы бүгенге сәяси, геополитик уеннарга дучар, дип белдерә татар, казакъ галимнәре. Салына башлаган еллары күрсәтелми, тарихлары киселә. Шәһәрләр булган күп урыннарда археологик тикшеренү эшләре алып барылмый. Әлеге җитди мәсьәләләр "Алтын Урда форумнары"нда да күтәрелми.

Бу көннәрдә Җаектан 12 чакрым ераклыктагы борынгы шәһәр калдыклары урынында археологик тикшеренүләр бара. Монда эзләнүләр 2001 елда башланды. Мәскәү галимнәре дә Җаекның әлеге шәһәрчеген күздән ычкындырмаска, аның хакында үз сүзен әйтеп калырга тырыша.

Мәскәүле Алтын Урда тарихын өйрәнүче тарих фәннәре докторы Эмма Зиливинская да бу көннәрдә Җаекта. Археологик тикшеренүләр үткәрергә икенче ел рәттән килә инде ул.

Зиливинская фикеренчә, Җаек XIV гасырда төзелгән. “Алтын Урда XIII гасырда барлыкка килгән һәм бу чор шәһәрләре турында мәгълүмат бик аз... шәһәр төзелә башлаган һәм ул бик аз гына яшәп калган”, диде Зиливинская Көнбатыш Казакъстан мәгълүмат порталы “Мой город”ка.

Аның фикеренчә, борынгы Җаек белән инде хәзер Уральски дип аталган шәһәрләр арасында бернинди бәйләнеш тә юк. “Уральски 1584 елда барлыкка килгән, ә Җаек XIV гасыр ахырында, XV гасыр башында яшәүдән туктаган”, ди ул һәм хәзерге Уральскига нигез салынуны бу якларга казаклар (казаки) килү белән бәйләргә тырыша.

Мурат Сдыков
Мурат Сдыков
Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең тарих һәм археология үзәге директоры Мурат Сдыков Зиливинскаяның бу фикере белән килешми.

"Элегрәк Җаекка 1613 елда казаклар тарафыннан нигез салынган дип саналган иде. Бу хакта бик томанлы рәвештә генә ике чыганакта да бар. Анна да кала 1698 ел, 1580 елда төзелә башлаган дип белдерүләр дә булды. 2001 елдан Көнбатыш Казакъстан тарих һәм археология үзәге хәзерге Җаек (Уральски) янында гаҗәеп шәһәрчек тапты. Анда бик зур төрбә, мавзолейлар һәм шәһәр булганлыгы ачыкланды. Без төзелеш өчен кирпеч суккан өч мичкәгә дә юлыктык. Бу мавзолейлар да Алтын Урдада киң кулланылган яндырылган кирпечләрдән төзелгән булган. Әлегеләр төзелеш эшләренең бик югары дәрәҗәдә булганлыгын күрсәтеп тора. Идел буендагы борынгы шәһәрләр белән чагыштырганнан соң бу шәһәрнең Алтын Урда чорыныкы һәм XIII-XV гасырларда төзелгән булырга тиеш дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.

Аннан кала без ул чорның тагын ике шәһәрен таптык. Алар - Җалпактау һәм Сары үзән. Җалпактауның мәйданы 68 гектар тәшкил итә. Без бу шәһәр XIII гасыр ахырында төзелгән дип саныйбыз. Ә инде Җаекка килгәндә, безнең фикергә күрә, ул XIV гасыр башында төзелә башлаган булырга мөмкин. Без монда Үзбәк хан чоры, 1337 еллардагы тәңкәләр таптык. Без хәзерге Уральски җирләрендә беренче шәһәр корылмалары XIV гасырда ук булган дип белдерәбез. Әгәр без Урта гасыр хариталарына күз салсак, мисал өчен һолландлар ясаганнарга, Җаек елгасы буенда алар бер харитада сигез, икенчесендә 10 шәһәр барлыгын күрсәткән.

Җаек әлеге шәһәрләр арасында уртада булып чыга. Болгарга килгән Ибн Фадлан да үзенең язмаларында Җаек елгасы буендагы бер шәһәрне күзәтүен һәм анда утрак тормыш булуы турында язып калдырган. Безнең галимнәр бу Уральски (Җаек) шәһәре булырга бик мөмкин дип уйлый, әмма әлегә дәлилләр юк. XIII гасырда Җаек Алтын Урданың бер хәрби һәм сәүдә Олысы да булырга мөмкин", ди Сдыков.

Аның сүзләренчә, бу урыннарны казакларга гына бәйләп карау тарихны тамырыннан ук бозып күрсәтү булып тора.

"Советлар чорының тарихи хезмәтләрендәге беркем дә яшәмәгән киңлекләргә казаклар килеп утырып тормыш башлаган дигән фикерләр бөтенләй дөреслеккә туры килми. Бүгенге Уральски (Җаек) шәһәрендә топонимнар аның борынгылын күрсәтеп тора. Мисал өчен, "Баскачкин мост", без барыбыз да "баскак" сүзенең нәрсә аңлатканын яхшы беләбез. Ул Алтын Урдада ясак җыюны аңлаткан. Бу урын атамасы хәзер дә сакланып калган. Уйлавыбызча, хәзерге Җаектагы тиз агучы Урал елгасының ике ягында элек тә шәһәрчекләр булган. Минем уйлавымча, финанслар килеп тору бу шәһәр төзелешенә терәк булган. Икътисади як шәһәр төзелешендә һәрвакыт төп рольләрнең берсен уйный. Ул үзәктә булырга, үзенә тартып торырга, монда сәүдә итәргә, җитештерергә һәм яшәргә кулай булырга тиеш. Бу тарихка без хәзер шулай карыйбыз һәм беренче торак урыннар Уральскида (Җаекта) булган дип саныйбыз", ди Сдыков.

Галим Җаекның һәм Ултын Урда белән бәйле төрки-татар шәһәрләренең тарихын тирәнгә җибәрмәскә тырышуны сәяси һәм геополитик уеннар белән бәйли. "Монда (бу уеннарда) теге йә бу шәһәрнең кайчан барлыкка килүе әһәмияткә ия була башлый. Әгәр шәһәр уеннар өчен кулай булган чорга караганда күпкә иртәрәк барлыкка килгән булса аны онытырга тырышалар”, ди галим. Икенче яктан, аның фикеренчә, тарихи эзләнүләрнең киң күләмдә һәм тирәнтен алып барылмавы да хакыйкатьне ачуга тискәре йогынты ясый.

Елганың уң ягында борынгы Чимги-Тура торган
Елганың уң ягында борынгы Чимги-Тура торган
Борынгы төрки-татар шәһәрләренең үткәне аз гына түгел, ә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгәннәре, шул ук вакытта казу эшләренә керешеп тамырларының бик тирәнгә киткәнлеге ачыклана башлагач бу эшләрнең туктатылганнары да бар. Шуларның берсе – Төмән, элекке исеме Чимги-Тура.

Бүген әлеге шәһәр тарихын ныклап өйрәнүче дә, археологик казу эшләре алып баручы да юк. Галимнәр XIII гасыр башы белән бәйләгән шәһәрне хәзерге хакимиятләр быел Төмәнгә нигез салынуның 427 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Бу чара һәр ел саен зурлап үткәрелә, Төмәнгә нигез монда урыслар килгәч 1586 елда салынган дигән сәясәт алып барыла. “Шәһәр көне”н зурлап үткәреп бу дата халык аңына да сеңдерелә.

Төмән тарихы белән кызыксынучы галимнәрнең берсе – әлеге калада яшәүче Елена Коблова. Ул да шәһәрнең руслар килгәнгә кадәр булган чорын өйрәнмәүгә төрле сәбәпләр таба.

"Әле 2005 елда ук, инде безнең арадан киткән галим-археолог Александр Матвеев җитәкчелегендә, Төмәндә шәһәрнең руслар килгәнгә кадәр булган тарихына кагылышлы казу эшләре дә оештырылган иде. Төмәннең рус тарихы да зур әһәмияткә ия.

Борынгы Чимги-Тура хәзерге шәһәрнең иң уртасына урнашкан. Үзәктә зур төзелеш эшләре булганга тарихи катламнарга, шул исәптән рус тарихына караганына да зур зыян килде.

Монда планлы тикшеренүләр үткәрүнең кирәклеге турында сүз алып бару авыр, чөнки тарихи урын шәһәр үзәгендә һәм андагы биналар бер-берсенә бик якын салынган, хосусый өйләр һәм шул ук вакытта төрле оешмаларның офислары урнашкан. Объектив сәбәпләр казу эшләренә киртә сала.

Рәсми рәвештә Төмәндәге рус кальгасына 1586 елда нигез салынган дип санала. Тарихчылар һәм археологларга әлеге рус кальгасы булганга кадәр ук бу урында кайчандыр борынгы татар торак урыны - Чимги-Тура булганлыгы билгеле. Бу хакта күп кенә язма чыганаклар да сөйли. Әмма борынгы шәһәргә кайчан нигез салынуы турында әлегә әйтү иртәрәк. Археологик эзләнүләр дә конкрет датаны атау өчен нигез булып тормый. Чимги-Тураның тарихы XIV, ә бәлки тагын да иртәрәк чорларга барып тоташырга мөмкин", ди Коблова.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Тарих фәннәре кандидаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, Русиядә һәм элекке Советлар берлеге илләрендәге төрки тарих белән бәйләнештәге кайсы шәһәрне генә алма, урыс галимнәре аларның язмышларын тирәнгә җибәрмәс өчен зур эшләр башкара, саллы-саллы хезмәтләр яза.

"Татар шәһәрлекләренең даталарын төрле галим төрлечә күрсәтә. Мин игътибар иттем, әгәр ул галим рус яки яһүд милләтеннән булса, аның тарихын кыскарак итеп күрсәтергә, соңгы вакытларда гына төзелгән, йә татарлар үзара сугышкан вакытта юкка чыккан дип исбатларга тырышалар.

Мин Зиливинскаяны яхшы беләм. Ул Алтын Урдага багышланган конференцияләргә дә килә, ул чордагы мәчет архитектураларын өйрәнеп чыгыш ясаганы булды. Шуңа игътибар иттем, Алтын Урда, Болгар шәһәрләрен, тарихыбызны читләтеп үтәргә тырыша. Әйтик, безнең Наровчат шәһәрендә мин белгәне генә өч мәчет, Үзбәк хан чорында шуның берсе Җәмигъ мәчете булган. Ул аларны телгә дә алмады. Һаман да Кырым, Кырым, Кырым һәм казылган әйберләр. Аларның докладларында бер яңалык та юк.

Бу хәл хәзер андый галимнәрнең ашата торган ипиләренә әйләнде. Татар шәһәрләре ул безнең ипи түгел, ул безнең язмышыбыз.

Җаек шәһәренә килгәндә, Зиливинская фикерендә дә ялгышлыклар бар. Бу ханым Җаекның Алтын Урда чорында булганлыгын расласа да, аннан соң шәһәр юкка чыккан дип белдерә. Мин моңа кискен рәвештә каршы чыгам. Даладагы шәһәрләр беркайчан да юкка чыкмаган. Төрле ханнар заманында кулдан-кулга күчеп йөрсәләр йөргәннәр. Җаек та ханнарның ял итә торган урыннары булган. Шуны да онытмаска кирәк, ул тирәләр бик озак дәверләр әле Себер ханлыгы эчендә, әле казакъ урдалары эчендә мөстәкыйль булып яшәгәннәр. Аларны җимерү Русия басып алганнан соң гына тормышка ашырыла башлаган", ди Бәйрәмова.

Ул әле күптән түгел генә төрки-татар тарихы эзләрен барлап Самар өлкәсендә булып кайтты. Андагы Самарские Лука дигән урында Муромский городок дигән атамалы бик борынгы Болгар шәһәренә карата урыс галимнәре ясаган нәтиҗә белән килешмәвен дә әйтә.

"Рус галимнәре аны Идел буе Болгарстанының көньяк чигендәге бик зур шәһәр булган, әмма 1236 елда бу шәһәрне татар-монголлар килеп юк иткән дә, бу шәһәр юкка чыккан дип баралар. Шәһәр хәтле шәһәрнең юкка чыгуы турындагы фикерләр белән мин килешмәдем. Болгардан соң Алтын Урда чоры башлана. Монда Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы чорында татарлар яшәгәнне исбатлау өчен эзләнә башладым. Мин Казанга баргач Милли китапханәдә, университет китапханәләрендә эзләндем.

Иван Лепихин дигән медицина фәннәре галиме, сәяхәтче XVIII гасыр ахырында Муромский гордок - Мүрмән каласын өйрәнеп, халыктан ишетеп: "Казан ханлыгы чорында монда татарлар яши, ул җимерелгәннән соң алар моннан китәләр, юкка чыгалар", дип язып калдырган. Аның шушы ук сүзләрен икенче бер галим дә кабатлый. Ә бу татарлар кая киткән соң? Чөнки Самарские Лукада чуаш, урыс, мукшы авыллары бар, бер генә татар авылы да юк. Алар беркая да китмәгән. Көчләп чукындырылганнан соң, яклаучы калмагач, дәүләтләр беткәч урыс милләте составына күчкәннәр. Мин бу ягын әлегә кулыма документлар тотып исбатлый алмыйм. Ә Мүрмән шәһәрлегенең юкка чыкмаганлыгын, Казан ханлыгы чорында да булганлыгын мин документаль рәвештә исбатладым.

Археологлар без берни дә тапмадык дип моңа каршы килергә мөмкин. Муромский городокның әлегә 5-6% җире генә казылган, киләчәктә анда мәчет урыннары да, мәдрәсәләр дә, хан сарайлары да чыгачак әле. Тарихыбызны менә шулай итеп исбатларга туры килә. Урыс галимнәре төрки-татар шәһәрләре яшәсәләр дә үзара сугышып беткәннәр, шәһәрчлекләрнең гомерләре кыска булган дип белдерә. Ә безнең максат – монда бик борынгы шәһәрләребезнең булганлыгын, аларның бик озак дәверләр яшәгәнлеген дәлилләү", ди Бәйрәмова.

Аның фикеренчә, элек тә, хәзер дә рус галимнәре, хакимиятләр һәм чиркәү бергә. Бик азлар гына Худяков, Гумилев кебекләре генә төрки-татарның чын тарихын язганлыгын, ә калганнарының хакимият идеологиясенә хезмәттә булуларын әйтә ул.

"Татар тарихы булганлыгын, татарлар яшәгәнне әйтмәс өчен Төмәннең дә, Әстерханның да каядыр 400 еллыгын бәйрәм итеп яталар. Алар күп шәһәрләрнең, шул ук Волгоградның да тарихын киметеп, йә басып алган чордан, йә урыс авыллары килеп урнашкан чордан гына башлап җибәрләр. Без моңа каршы әйтеп-әйтеп карадык, әмма аерым галимнәрнең генә әйтүе бернинди роль дә уйнамый.

Алтын Урда форумнарына киләләр дә бер-берләрен макташып, аркаларын кагышып утырып, сөйләп кайтып китәләр. Бу бәхәсле мизгелләрне беркем дә күтәрми.

Алтын Урда форумы вакытында "Орда" фильмы чыккан иде. Алар бу әсәргә каршы бер документ кабул итәргә тиеш иде бит югыйсә. Шулай ук безнең тарихыбызның даталары кыскартылу, тарихыбызның печелүе шундый Алтын Урда форумнарында әйтелергә тиеш бит", ди Бәйрәмова.

Аның фикеренчә, гомум төрки тарихны күтәргән вакытта нинди генә төрки дәүләт галимнәре булмасын шәһәрләрне аерым бер милләтнеке дип кенә түгел, ә гомум төрки тарих дип күтәрү кирәк.

Бүген интернеттагы эзләү системаларына кереп төрки-татар белән бәйләнештәге берәр шәһәр турында белергә теләсәң өскә тарихы күпкә кыскартылган мәгълүмат килеп чыга. Төмәнгә 1586 елда, Әстерханга 1558 елда, Волгоградка 1589 елда, Самарга 1586 елда, Җаекка (Уральски) 1584 елда нигез салынган дип язылган. Бу исемлекне тагын дәвам итәргә була.
XS
SM
MD
LG