Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умырзая" ансамбле яңа җитәкче белән уңышлы гына эшләп килә


Гөлфия Шәйхетдинова (уңда) имтихан вакытында
Гөлфия Шәйхетдинова (уңда) имтихан вакытында

Омскиның "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбленә моннан бер еллап элек яңа җитәкче – Гөлфия Шәйхетдинова килгән иде. Алдагы елның мартында чирек гасырлык юбилеен билгеләргә җыенучы шушы үзешчән төркем яңа җитәкче белән дә эшен уңышлы гына дәвам итә. Гөлфия ханым шулай ук "Өмет" дип аталган үрнәк балалар студиясен дә җитәкли.

Гөлфия Шәйхетдинова
Гөлфия Шәйхетдинова
Моннан 4 ел элек Омски мәдәният һәм сәнгать көллиятенең вокал бүлеген тәмамлаган кыз "Умырзая" төркемендә һәм "Өмет" студиясендә чагыштырмача бик аз вакыт эшләсә дә, уңышлары инде җитәрлек. Гөлфия "Өмет" студиясе балалары белән «үрнәк» исемен яңадан яклау програмын әзерләде һәм аны май аенда тәкъдим дә итте. "Өмет" балалары уңышлы гына чыгыш ясап, үрнәк исеменә лаек икәнлекләрен тагын бер исбатлады.

Гөлфия Шәйхетдинова эшләгән дәвердә "Умырзая" татар-башкорт фольклор төркеме репертуарын яңартып Омскида һәм өлкәнең Тара, Большеречье районы татар авылларында чыгышлар ясады. Ансамбль күптән түгел Казакъстанның Семей шәһәрендә үткәрелгән "Җәйге Иртеш моңнары" фестиваль-бәйгесендә катнашып 7 лауреат дипломына лаек булды, аларның икесе – I һәм II дәрәҗәдәгеләре – хор башкаруында тәкъдим ителгән җырлар өчен тапшырылды.

Бу эшләре белән беррәттән Гөлфия ханым Омски дәүләт университеты мәдәният һәм сәнгать факультетының вокал бүлегендә укыды, июнь аенда диплом эшен яклады. Узган айда Гөлфия вокал имтиханын тотты, җырларын рус, инглиз һәм татар телләрендә башкарды. Аның татар телендә башкарган беренче җыры Рим Хәсәновның "Кышкы романс"ы булды.

"Икмәк турында җыр"ны исә Гөлфия ханым курсташларына да өйрәткән, алар аны бергәләп башкардылар да.
XS
SM
MD
LG