Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар егетен Универсиадага булышудан читләштергәннәр


Айса Әхмәров
Айса Әхмәров

Казанда узачак Универсиадага Мордовиядән татар егетенә волонтер буларак катнашуга рөхсәт бирмәгәннәр. 200 кешелек төркемнән бары аның анкетасы кире кагылган.

Мордовия педагогия институтында белем алучы 19 яшьлек Айса Әхмәров Универсиадада волонтер буларак катнаштырмауларын үзенең Азюрка татар-мөселман авылыннан булуы сәбәпле дип саный. Ул инде барлык сайлау турларын узып волонтер буларак теркәлгән дә булган.

“Бәйгедә барлыгы 500 кеше катнашты. Алар арасыннан 200 кешене сайлап алдылар. Бөтен этапларны уздым, кирәкле документларны җыйдым. Моның өчен бик күп вакыт узды. Универсиадага бару сәбәпле, вакытыннан алда имтиханнарымны тапшырдым. Әмма кинәт кенә май башында миңа Мордовиянең яшьләр эшләре дәүләт комитетыннан шалтыратып катнашуымны кире кагуларын әйттеләр. Ә аларга Казаннан шалтыратканнар һәм Универсиада иминлек хезмәте шундый карар чыгарганын белдергәннәр. Сәбәпләрен аңлатмадылар. Мин шуннан соң Универсиада дирекциясенә шалтыраттым. Алар волонтер буларак катнашуымны кире какмауларын әйтте һәм катнашырга куштылар. Шуннан мин тынычландым. Әмма Казанга китәргә ике көн калгач - 26 июньдә миңа иминлек көчләренең волонтер буларак катнашуымны икенче тапкыр кире кагуын әйттеләр һәм Казанга алмадылар”, ди Әхмәров.

Әхмәров анкетасында "кире кагарга" дигән тамга сугылган
Әхмәров анкетасында "кире кагарга" дигән тамга сугылган
Ул моны махсус беркайда да мөрәҗәгать итә алмасын өчен Казанга китәргә ике көн калгач кына әйткәннәр дип саный. Беренче тапкыр кире кагуда Әхмәровның анкетасында берни язылмаса, инде хәзер анда “кире кагарга” дигән тамга сугылган. Гәрчә ул инде үзәк стадионда билет тикшерүче буларак теркәлгәнен һәм аның анда урыны булуын да әйтә.

“Димәк мин җәмгыять өчен куркыныч кеше булып чыгам инде. Үзем дә, туганнарым да мәхкәмәгә тартылганнары юк. Махсус хезмәтләр күзенә дә эләккәнем булмады. Мин бу кире кагуны канунсыз дип саныйм. Бу минем хокукларымны бозу булып тора. Миңа калса монда милли һәм дини караш һәм минем кайда яшәвем истә тотылгандыр. Мин Мордовиянең Азюрка татар-мөселман авылыннан. Мин Сочида узачак Олимпиадада волонтер буларак катнаша алмам дип борчылам. Анда да волонтерлыкка намзәт булып торам һәм барлык әңгәмәләрне уздым”, ди Әхмәров.

Ул Казанда Универсиада узачагын белгәч бөтен татарлар кебек шатлануын һәм Универсиада интернет сәхифәсендә теркәлүен сөйләде.

“Мондагылар Татарстанның татар милләтеннән булган кешегә катнашуга рөхсәт бирмәвенә бик аптырады. Мордовиядән булган төркемдә татарлар бар иде, әмма алар катнаш гаиләдән - берсенең әнисе, икенчесенең әтисе урыс. Ә 200 кеше арасыннан тулы канлы татар-мөселман мин генә идем һәм минем анкетам гына кире кагылды. Мин бу чарага шулкадәр озак әзерләндем, бик көттем һәм бара алмавыма бик борчылдым. Алайса алдан ук кире каксыннар иде. Ник аны ике көн калгач кына әйткәннәр. Мин инде бөтен әйберләрне җыйган идем. Беренче тапкыр кире кагудан соң Казанда бит “барысы да әйбәт, без сезне көтәбез, син инде бөтен тикшерүләрне уздың” дип әйттеләр. Татарстанда инде волонтер буларак таныклыгым әзерлеген дә әйттеләр”, ди Әхмәров.

Ул әлеге хәлне ачыклауны сорап Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына мөрәҗәгать юллаган.

Азатлык радиосы конгресска шалтыраткач, рәиснең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин әлеге мөрәҗәгатьнең әле аларга килеп җитмәвен әйтте.

“Иминлек хезмәтләре каты тикшерә. Бу гадәти әйбер. Бәлкем аның берәр ерак туганы хөкем ителгән булгандыр. Бәлкем үзе кайчандыр милициягә эләккәндер һәм оныткандыр. Мондый хәлләр булды. Мөрәҗәгать килгәч тулырак җавап бирербез”, диде ул.

Азатлык радиосы мәсьәләне ачыклауны сорап Универсиада башкарма дирекциясенә дә хат юллады, әлегә алардан җавап килмәде.

Күптән түгел Мәскәүдәге Милли стратегия институты (ул империяне саклау тарафында тора һәм эшен шул максатта алып бара) Мәскәү проектларында катнашырга теләгән татар, башкорт яшьләре оешмаларын гына яклауны арттыру, үрнәк итеп күрсәтү тәкъдиме белән чыккан иде. Ягъни татарның, башкортның үзенчәлеген генә алга сөргән оешмалар, активистлар "россиян" милләтен коруга ярдәм итми, шуңа күрә Мәскәү бары тик "бердәм һәм бүленмәс Русия"не яклаучылар белән генә эшләргә тиеш.

Милли стратегия институты хисабыннан өзек
Милли стратегия институты хисабыннан өзек



XS
SM
MD
LG