Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барда Сабантуе

29 июнь көнне Пермь краеның Барда авылында IV Бөтенрусия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән 50 меңгә якын кеше җыелды. Алар арасында Пермь губернаторы Виктор Басаргин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов бар иде. Сәгыйтов Пермьдәге башкорт корылтаена һәм башкорт мәктәбенә йөзәр мең сум акча бүләк итсә, Миңнеханов Барданың татар-башкорт мәдәният үзәгенә микроавтобус бүләк итте. Сабантуй батырына да Татарстан президенты исеменнән машина тапшырылды. Пермь губернаторы да читтә калмады - ат чабышында жиңүчегә Нива-Шевроле машинасын бүләк итте. Барда Сабантуенда шулай ук Русиядә иң зур кош теле пешерелеп рекордлар китабына кертелде.

XS
SM
MD
LG