Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт думасы фәннәр академиясе реформасы турында канун өлгесен тикшерәчәк


Русия Дәүләт Думасы фәннәр академиясе реформасына бәйле канун өлгесен тикшерүне бүгенге көн тәртибеннән алудан баш тартты.

Әлеге мәсьәләне бүгенге утырышта тикшермәү тәкъдиме белән «Гадел Русия» фракциясе башлыгы Сергей Миронов чыккан иде.

«Русия фәненә ясин чыгуда катнашмаска чакырам» дигән иде ул.
Аны Коммунистлар фиркасе яклап чыкты. Алар канун өлгесен киңкүләм тикшерергә тәкъдим итте. Элегрәк Думаның фән комитеты да канун өлгесен кире кагарга чакырган иде.

Русия галимнәре реформаларга каршы протест чараларын уздыра. Алар фикеренчә, әлеге реформалар Русия фәне нигезенә балта чабачак.
XS
SM
MD
LG