Русия Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән “Русия фәннәр академиясе, дәүләт фәннәр академияләре һәм Русиянең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль канун өлгесенә карата фикер уртаклашыр, шуны киң җәмәгатьчелеккә җиткерер өчен, Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә дөньяның фәнни даирәсендә билгеле бер төркем җитәкче галим җыелды. Татар-информ хәбәр итүенчә, Казан фәнни үзәгенә караган фәнни оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре арасында шушы чараны оештыру инициаторы Кев Салихов, җыелыш рәисе Евгений Никольский, Владимир Катаев, Валерий Шлянников, Александр Гречкин, Андрей Богдановлар бар иде.
Әлеге фәнни үзәк рәисе Олег Синяшин сүзләренчә, моңарчы эшләп килгән Русия фәннәр академиясе, канун өлгесендә каралганча, гамәлдән чыгарыла һәм яңа оешачак академия юридик зат буларак коммерциягә нигезләнмәгән оешма булачак, аның агентлыклары төзеләчәк һ.б. Өлгедә фәнни тикшеренүләр турында, фәннәр академиясе карамагындагы оешмаларның статусы хакында берни әйтелмәгән, ә милек һәм финанслар идарәсе тапшырылачак алдарак телгә алынган агентлыклар белән академик институтлар башлыклары җитәкчелек итәчәк дип карала.
Канун өлгесе академик фәнгә генә түгел, тулаем фәнгә кагыла, Русия фәненең бетүенә китерә. Бу хәлгә ризасызлык белдерелгән маршлар, митинглар кичә Мәскәү, Петербур, Екатеринбурда булды, Казанда да уздыру кирәк иде, әмма, Универсиада үткәрелү сәбәпле, андый массакүләм чараларга тыю кертелде”, дип Казан фәнни үзәге җитәкчелеге һәм галимнәре бу федераль канун өлгесе илнең фәнни җәмәгатьчелегеннән, фәнни җитәкчелегеннән башка гына шулкадәр тиз арада кабул ителүенә ризасызлык белдерү эшендә җәмәгатьчелекне ярдәмгә чакыра.
Бу мәсьәләдә Олег Синяшин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып сөйләшергә ниятли. Галимнәр шулай ук Русия президенты Владимир Путинның вазгыятьне аңлап-үлчәп эш итәчәгенә өмет белдерде.