Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Вәлиев: "Эстрадада татар рухын сакларга кирәк"


Илшат Вәлиев: "Эстрадада татар рухын сакларга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:46 0:00

Илшат Вәлиев: "Эстрадада татар рухын сакларга кирәк"

"Телевидениедә күренми торсам да, мин иҗат итәм, җырлыйм, тиздән ике өр-яңа клибым дөнья күрәчәк", ди "Кызган таба"ның чираттагы кунагы, җырчы Илшат Вәлиев. Ул өч дистәне тутырып киткәч татар эстрадасына башка күзлектән карый башлавын әйтте.

Илшат татар тамашаларына барып карау яклы булса да, соңгы елларда бөтен татарча җырларны, җырчыларны тыңлап бармаган, концертларны карарга гомумән вакыты булмаган. Бу көнгә кадәр классик артистларны тыңларга тырышкан. Татар эстрадасын тыңламавының сәбәбен, яраткан, күңеленә хуш килгән җырчы булмау белән аңлатты. Илшат аларны начар дип тә әйтми, өскә чөеп мактамый да, һәркайсының үз тамашачысы, тыңлаучысы барлыгын гына билгели.

Ун елдан артык иҗат итү дәверендә артка әйләнеп караса, шактый җырлар язылган, клиплар төшерелгән. Илшатның 200гә якын җыры бар икән, ләкин бер генә диск чыгарылган һәм Казанда бер генә концерт куйган. Ул моны гел эзләнүдә булу һәм күңеленә хуш килгән җыр барлау белән аңлатты.

"Элек башкарылган җырларның бик күпләре минеке түгел иде. Кеше (продюсер үзәге) сүзен тыңлап яздырганнары булды. Бүген үземә яраткан җырларны гына җырларга дигән максат куйдым. Иҗатым халыкчан, милли рухта булырга тиеш. Карагыз чит ил җырчыларына, алар нинди телдә башкарсалар да, нинди генә стильдә җырласалар да, үзләренең милли рухын, колоритын югалтмыйлар. Ә безнең татар эстрадасында татар рухы югала башлады. Нишләптер дәүләт телеканаллары, җитәкчелек бу күренешнең игътибарсыз калдыра. Үз-үземә милли аһәңне югалтмаска дигән күрсәтмә бирдем", ди Илшат Вәлиев.

Әңгәмә барышында Динә Гарипованы да телгә алдык. Ул аны талантлы яшьләр рәтенә кертте, "тик Динә Татарстанда туып үссә дә, татар җырчысы түгел" дип тә өстәде. Гарипованың төп уңышы - аңа уңыш елмаюда икән, уңышлы очрак бездә язмышны үзгәртергә мөмкин, ди Вәлиев. Илшат Универсиада алып килгән төзекләндерү, яңарту эшләренә сөенеп каравын да белгертте. Аныңча, мәдәният ягыннан да Татарстанның күрсәтер әйберләре шактый. Илшат чит төбәктән килгән дусларын да Камал, Тинчурин кебек татар мәдәният учакларына алып барган.
XS
SM
MD
LG