Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Барасы илнең тәртибен белеп барыгыз"


Прага метросы диварында граффити (архив фотосы)
Прага метросы диварында граффити (архив фотосы)

Чехиягә Башкортстаннан килгән бер төркем яшүсмерләрнең ялын ике егетнең алдын-артын уйламыйча кылган бер гамәлләре баштан ук бозып куя ала иде.

Прагага килгәч тә егетләр кич кунакханә янына чыгып бина диварына граффити ясый башлаган. Берсе язуын ике метр, икенчесе аннан да биегрәк итеп язып бетергәндә яннарына полиция килеп туктаган. Яшүсмерләрне машинага утыртып документларын тикшерергә дип полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аларның кунакка гына килүләре билгеле булгач, җитәкчеләре калган кунакханәгә бару, андагы сөйләшүләр һәм кәгазь эшләре иртәнге сәгатьләргә кадәр сузылган. Егетләрнең берсе 1997, икенчесе 1995 елгылар икән.

Чехия полициясе бу юлы штраф салмаган, яшүсмерләрне һәм аларның җитәкчеләрен кисәтү белән генә чикләнгән.

"Зыян зур түгел иде, ләкин эш анда түгел. Зуррак зыян салынган булса, егетләрне бер елга кадәр сәяхәт итүләрен чикләү, аларның әйберләрен конфискацияләү яки штраф булырга мөмкин иде", диде Азатлыкка Прага шәһәре полиция бүлегенең матбугат вәкиле Ян Данек.

Прага полициясе вәкиле тоткарланган яшьләрнең исемнәрен әйтмәде.

Ялны рәхәт уздыру өчен барасы илнең кануннарын һәм тәртипләрен белеп барырга киңәш итте ул.
XS
SM
MD
LG