Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада авылында татар теле укытыла


Универсиада авылы
Универсиада авылы

Универсиада авылында спортчылар өчен төрле ял итү, укыту мәйданчыклары арасында лингвистика мәйданчыгы да бар. Кайбер спортчылар биредә татарча өйрәнә.

Телләр мәйданчыгында татар теле дәресләрен алып баручы КФУ доценты Гөлнара Гайнетдинова Азатлыкка: “Без универсиада авылында яшәүче, телләр өйрәнергә теләүче спортчыларга лингвистик мәйданчык оештырдык. Анда татар яки рус теле өйрәнергә мөмкин. Ике сәгатьлек дәресләр ул. Аның бер сәгате рус теленә, икенчесе татар телен өйрәнүгә багышлана. Әлегә теләүчеләр бик күп, дип әйтеп булмый, чөнки спортчыларга актив ял итү кызыграк", дип сөйләде.

Татарча сүзтезмәләрне биредә Хорватия, Мисыр, Япония, Яңа Гвинея студентлары өйрәнгән. Ул дәресләр 6 июльдән 17 июльгә кадәр көн саен бара.
Темалар арасында спорт, татар ризыклары, гаилә белән бәйлеләре бар. Cаннарны да өйрәтәләр. Кайбер сүзләр туп белән уйнау, тәрҗемә аша өйрәтелә. Күп кенә спортчылар, гомумән, гадәти дәресне кабул итә алмау сәбәпле, дәрестә уеннар кулланыла икән.

Дәресләрдә интерактив такта да кулланыла, презентацияләр үткәрелә. Татар телен өйрәнүче спортчыларга бүләккә исә көнкүрештә кирәкле татар сүзтезмәләре язылган карталар биреп җибәрәчәкләр. Аларга татарча да, артында тәрҗемәсе дә язылган. Әлеге татар теле бүлегендә биш укытучы эшли.

Универсиада авылында аерым фольклор мәйданчыгы да бар. "Татар халык җырлары яңгыраганда бирегә кызыксынып, чит ил студентлары керде. Биючеләрнең татар халык киемнәре үзенә бер зәвык белән тегелгән. Аннан соң урыс музыкасын куйгач, нигәдер, аларга ул кызыклы тоелмады, спортчылар чыгып китте", дип сөйләде Гөлнара Гайнетдинова. Биредә аерым татар инструменталь ансамбле, аерым татарфильм, кинозал да эшләп килә, шулай ук татар халкына кагылышлы лекцияләр дә булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG