Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ике кеше "Хизб ут-Тәхрир" бүлекчәсен төзүдә гаепләнде


Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе ике кешегә карар чыгарды. 22 яшьлек Урал Якупов һәм 27 яшьлек Динар Садыйков 2009нчы елда "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" оешмасының Башкортстан бүлекчәсен төзүдә гаепләнә.

Русиянең югары мәхкәмәсе тарафыннан "Хизб ут-Тәхрир" экстремист оешма дип табылганнан соң да алар эшчәнлекләрен дәвам иткәннәр. Үз оешмаларына әгъзалар туплау, экстремист эчтәлекле басмалар тарату белән шөгыльләнгәннәр, диелгән гаепләүдә.

Мәхкәмә шушы эшчәнлекләре өчен аларның һәрберсен бер ел да җидешәр айга ирекләреннән мәхрүм итте.
XS
SM
MD
LG