Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы мөселманнарга ватандашлык бирергә чакырды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Мьянма хакимиятләрен "роһинҗа" мөселманнарына каршы көч куллануны туктатырга һәм аларга ватандашлык бирергә чакырды.

"Азчылыкның таләпләре үтәлмәсә, роһинҗаларга ватандашлык бирелмәсә - илдә барган реформаларның нәтиҗәсе булмаячак, бу үз чиратында төбәктәге башка илләргә дә үз йогынтысын ясаячак", диде Пан Ги Мун.

Роһинҗалар - илнең көнбатышындагы Роһинҗа вилаятендә яшәүче мөселман халкы. 1978 елгы фетнәдән соң алар ватандашлыктан мәхрүм ителде. 2011 елда төзелгән яңа хөкүмәт мөселман азчылыгына ватандашлык турында документлар биреләчәк, дип вәгъдә иткән иде. Роһинҗа халкының саны 1 миллионга якын. Аларның күбесе күрше Бангдадешта качак лагерьларында яши.
XS
SM
MD
LG