Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак бүре" операсы Универсиада паркында 15 июльдә күрсәтеләчәк


15 июльдә Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры Универсиада паркында “Ак бүре” татар операсы премьерасын күрсәтәчәк. Ул кичке сәгать сигездә булачак.

Операның музыкасын һәм либреттоны яшь авторлар – композитор Зөлфия Рәүпова һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин язган.

"Халкыбызның рухын, иманын, тарихын чагылдырган Ак бүрене җанландырып, тере итеп күрсәтәсем, рухыбыз бүген дә исән дигән фикер уздырасым килде", дигән иде Азатлыкка Мөхәммәтшин.

Операга 250 дән артык кеше җәлеп ителгән. Алар арасында Татарстан, Мәскәү һәм Петербур артистлары бар.
XS
SM
MD
LG