Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министры мәктәпләрдә хиҗапны тыюны дөрес дип саный


Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов укучылар хиҗаптан бары махсус дини уку йортында яки шәхси мәктәптә генә йөрергә тиеш дип саный.

“Мәктәптә укучылар дөньяви киемнән булырга тиешләр дип саныйм. Безнең караш югары мәхкәмәнеке белән туры килә икән”, дип белдерде министр күптән түгел мәхкәмәнең хиҗапны тыю турындагы карарын истә тотып.

Ул дәүләт уку йортларында укучылар бер тәртипкә нигезләнергә тиешлеген әйтә.

“Юкса алар хиҗап рөхсәт ителергә мөмкин шәхси мәктәптә укый ала”, диде Ливанов.

Узган атнада Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов мәктәптә яулыктан йөрүдән проблем ясамаска кирәклеген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG