Accessibility links

Кайнар хәбәр

Kazan-Арена Универсиаданың ябылу тантанасына әзерләнә

Казанда тәмамланып килүче Универсиаданың 17 июльдә үтәчәк ябылу тантанасында да зур тамаша көтелә. Оештыручылар ябылу тантанасының програмын сер итеп саклый, әмма зур сюрприз вәгъдә итә. Күп кенә күренекле башкаручылар һәм рок төркемнәре булачак, диелә. Чара үтәчәк Kazan-Аренада хәзер әзерлек, декорацияләрне алыштыру эше бара. Соң гына тәмамланачак тантанадан соң тамашачыларны шәһәрнең төрле урыннарына, метрога ташу өчен йөзләрчә автобус китереләчәк. Ул төндә метро дә сәгать өчкә кадәр йөриячәк. Азатлык зур тамашага әзерлек эшләре барган Kazan-Арена күренешләрен тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG