Алтын медальләр алтау. Алтынны команда беренчелегендә рапирачы Артур Әхмәтхуҗин белән Реналь Ганиев, каноэда 1000 метр арага Илья Первухин, байдаркада 500 метр арага Александр Сергеев һәм Русиянең волейбол такымында уйнаган Башкортстан кызлары Анна Малова белән Анастасия Шляхова яулады.
Нибары ике көмеш яуланды. Көмешне байдаркада 200 метрга ярышта Вера Собетова белән Анастасия Сергеева яулады.
Бронза медаль бер спортчыга эләкте. Аны байдаркада 500 метрга Дмитрий Гудимов алды. Өч спортчы дүртенче, ике спортчы җиденче урын яулады.
Универсиадада Башкортстаннан 100 волонтер, 20 хөкемдар, 50 полиция хезмәткәре һәм 30 автобус йөртүче дә катнашты. Волонтерлар – Уфаның югары уку йортларында һәм югары сыйныфларда укучы мәктәп балалары.
Универсиадада спортчыларны Башкортстанның “Башавтотранспорт” ширкәтеннән 15 автобус хезмәтләндерде. Алар республиканың Нефтекама шәһәрендә ясалган “НефАЗ” автобуслары. Бу автобуслар “Евро-5” таләпләренә туры килә. Башка төбәкләр халыкара таләпләргә туры килә торган андый автобуслар җибәрә алмаган. Автобус йөртүчеләр итеп Казанны белгән тәҗрибәле кешеләр сайлап алынган. Алар Уфа, Стәрлетамак, Дүртөйле, Нефтекама, Бөре, Бәләбәй һәм Мәләвез шәһәрләреннән.