Навальный биш ел төрмәгә хөкем ителде
Оппозиционер Алексей Навальный биш елга, ә эшмәкәр Петр Офицеров дүрт ел колониягә хөкем ителде. Аларны мәхкәмә залында ук кулга алдылар. Элегрәк хөкемдар Сергей Блинов Навальныйны сәяси сәбәпләрдән чыгып эзәрлекләү турындагы сүзләрнең дөрес түгеллеген әйткән иде. Мәхкәмә Навальныйны «зур күләмдә кеше мөлкәтен туздыру һәм урлау»да гаепле дип тапты. Ул һәм Офицеров «Кировлес» ширкәте мөлкәтен урлаган дип санала. Прокурор Навальныйга алты ел, ә Офицеровка биш ел төрмә һәм һәрберсеннән миллион сум түләтүне таләп иткән иде. Социаль челтәрләрдәге язмаларга караганда, кичен Навальный тарафдарлары Манеж мәйданында каршылык чарасына җыелырга исәп тота. Шулай ук ялгыз пикетлар да уза.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган