Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Бариев: "Универсиада акчасы Казан өчен тотылды"


Марат Бариев: "Универсиада акчасы Казан өчен тотылды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

Универсиада уздыруны кайберәүләр кыйбатсынса да, Русия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев бу чараны оештыру чыгымнары тиешле җиргә тотылды, ди.

Бу атнада тәмамланган Казан универсиадасын оештыру Русиягә 228 миллиард сумга төште. "Ведомости" газеты хәбәренә караганда, 2008 елда Казан Универсиаданы уздыру хокукын алгач, республика хакимияте бу чараны 604 миллион еврога (25,6 миллиард сум тирәсе) башкарып чыгачагын ачыклаган иде. Бу акчаның 50 миллион евросы шәһәр бюджетыннан, 61 миллион евросы республика казнасыннан һәм калган өлеше федераль үзәк һәм шәхси инвесторлардан килергә тиеш дип әйтелде.

Биш ел узгач әлеге саннар берничә тапкырга артып 228 миллиард сумга әйләнде. Бу хакта март аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе ачыклады. Аның сүзләренчә, 2009 елдан башлап Универсиада өчен төзелгән спорт һәм транспорт корылмалары һәм шулай ук хезмәтләндерү инфраструктурасы өчен 67 миллиард сум федераль үзәктән, 81 миллиард сум республика казнасыннан, 62 миллиард сум бюджет кредитларыннан һәм 80 миллиард сум инвестор акчалары тотылган.

Универсиада ачылырга бер көн кала FISU президенты Клод-Луи Галльен Казан Универсиадасын оештыру өчен якынча дүрт милиард ярым доллар акча тотылуын белдергән иде.

Әмма инфраструктура һәм инвестиция белгечләре мондый артуны гадәти хәл дип бәяли. Алар артуны зур чаралар узачак корылмалар төзелешенең башлангыч смета бәяләре үзгәрүе белән аңлата. Моңа инфляцияне дә өстәргә кирәк, ди алар.

Русия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, Казан Универсиадасы өчен кирәгеннән артык зур акчалар түгелмәде, дип саный.

"Зур ярышларда бөтен җирдә дә бер чама акча тотыла. Күреп торасыз бит, Казан Универсиадасында бу акчалар спорт биналарына, юллар, инфраструктура өчен тотылды. Болар барысы да Казанда кала бит", дип белдерде ул Азатлыкка.
XS
SM
MD
LG