Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарны дөньяга танытуда Универсиада зур эш башкарды”


Мидхәт Әбделмәнов
Мидхәт Әбделмәнов

Универсиада турында җыр язган, ярышларны күзәтеп барган шагыйрь һәм композитор Мидхәт Әбделмәнов бу чараның файдасын күрергә теләмәүчеләр дә вакыт үтү белән аның уңай якларын таныячак, ди.

Башкортстаннар да студентларның Казанда узган XXVII җәйге Универсиадасы ярышларын күзәтеп барды. Уңышларга куанды, оештыру хәстәрлекләрендәге кайбер кимчелекләргә уфтанды. Универсиаданың ачылышыннан аны ябу тантанасына кадәр күпчелек ярышларны карап барган кешеләр арасында танылган татар шагыйре һәм композиторы Мидхәт Әбделмәнов та бар. Универсиада хакында кайбер фикерләрен “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәдә җиткерде ул.

– Мидхәт әфәнде, Сезне дә Универсиадада катнашкан кеше дип әйтергә мөмкин. Студентларның халыкара ярышларына багышлап “Универсиадага дан!” исемле матур җыр язгансыз. Аны шушы зур чара башлануга шактый алдан ук күп кенә радио һәм телевидение каналлары үзләрендә тыңлаучыларга һәм тамашачыларга тәкъдим итте.

– Әйе, мин дә үземне Универсиадага, аның мәдәни өлешенә катнашы булган иҗатчы дип саный алам. Чынлап та “Универсиадага дан!” җырымны төрле каналлар тәүлек әйләнәсе яңгыратып торды. Талантлы якташым, Казанда яшәүче Рөстәм Асаев башкаруында югары дәрәҗәдә килеп чыкты ул. Аны Универсиада гимны дәрәҗәсенә күтәрде Рөстәм үзенең көчле һәм моңлы тавышы белән.

– Ә бу җырыгыз Универсиадага багышланган җырлар конкурсында катнаштымы?

– Мин аны тәкъдим иткән идем бу бәйгегә. Әмма, ни сәбәпледер, аны бәйге исемлегенә дә кертмәгәннәр булып чыкты. Белүемчә, иҗат ярышмасына 13 җырны сайлап алганнар. Йомгакларны 14 июль төнендә бәян иттеләр. Мине иң гаҗәпләндергәне – бу бәйгедә “Прогульщики” дигән төркемнең “Мы – победители” дигән җыры җиңүе булды. Иң башта бу төркемнең исеме һәм аның җырының исеме туры килмәве күзгә ташлана. Эштән качып йөрүчеләр дигәнне аңлата бит “прогульщики” сүзе. Һәм шул артистлар “без – җиңүчеләр” дип җырлыйлар. Ничек инде эштән качып йөрүчеләр исемен алган сәнгатькәрләр җиңүчеләр исемен күтәрә ала. Әлбәттә, минем бу сүзләремне кайберәүләр өлкән яшьтәге кешенең мыжуы дип кабул итәр. Ләкин һәр сәнгать әсәренең тәрбияви роле дә исәпкә алынырга тиеш ич. Күп җырларның эчтәлеге дә бик сай булып күренде. Икенчедән бу бәйгедә татар мәдәнияте, җыр сәнгате исәпкә алынмаган. Анда нибары бер татар җырының гына катнашуы да эчне кырды. Ул да иң соңгы урынны алган булып чыкты. Әлбәттә “Нәргиз” җыры да Универсиаданың асылын чагылдырып бетми. Киләчәктә миллилек мәсьәләсенә дә игътибар бирелсен иде.

– Универсиада бәйгеләренә килгәндә, аларны карап бара алдыгызмы?

– Лаеклы ялда булуым күп кенә ярышларны күзәтеп бару мөкинлеген бирде. Мин үзем дә яшьтән үк спортны яраттым. Шуңа күрә бу Универсиаданы да көтеп алдым. Андагы матур чыгышларны карау үзе бер ләззәт бирсә, рекорд куючыларга дәрт биреп утыргандай булдым. Русия спортчыларының иң күп җиңүләргә ирешеп беренче урынга чыгуы зур казаныш, әлбәттә. Мин бигрәк тә татар фамилияле спортчыларыбыз өчен җан атып тордым, алар өчен чиксез горурландым.

– Ә Универсиаданың оештырылуы нинди тәэсир калдырды?

– Миңа бу көннәрдә Казанга барырга насыйп булмады, шуңа күрә дә оештыру эшләренә тулы бәя бирә алмам. Әмма телевидение аша күргән тапшырулардан һәм мәгълүматлардан, чит илләр делегацияләре әйткән уңай фикерләрдән бу халыкара чара яхшы оештырылган дигән тәэсир кала. Әлбәттә, шушындый зур күләмле чарада кимчелекләрсез генә булмыйдыр, Мисал өчен, билетлар сатудагы җитешсезлекләр ачыклануы да шулар рәтеннән.

– Казанны бу Универсиада күп яктан үзгәртте, аны дөньяга танытты дигән фикерләр белән килешәсезме?

– Бу Универсиаданың файдасын күрергә теләмәүчеләр дә вакыт үтү белән аның уңай якларын таныячак дип уйлыйм. Ә үземә килгәндә, мин бу ярышларның нәкъ менә Казанда үтүе белән чиксез горурланам. Казанда соңгы елларда еш кына булырга туры килде. Анда бу зур чарага әзерлек барышын, зур төзелешләрне үз күзләрем белән күрдем. Чынлап та Казан хәзер чын-чынлап Европа дәрәҗәсендәге төзек, матур һәм чиста шәһәргә әйләнде дип әйтә алабыз. Чит илләрдән килгән туристларга да күрсәтер гүзәл урыннарыбыз бихисап. Болар барысы да уңай имидж тудыра. Һәм Казан шушы уңышларда гына туктап калмас, һаман да алга атлар, матурланыр, яшәү өчен иң уңайлы шәһәргә әйләнер дип уйларга кирәк. Без Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да рухи мәркәзебез өчен бик шатланабыз.
XS
SM
MD
LG