Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегиядә 2011 елгы террор корбаннарын искә алалар


Осло шартлаудан соң ике ел узгач
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Осло шартлаудан соң ике ел узгач

Бүген Норвегиядә башкала Ослода һәм Утойя утравында ике ел элек террор гамәлләре нәтиҗәсендә корбан булганнарны искә алалар. Ул вакытта 77 кеше һәлак булган иде.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, ил күләмендә 2011 елның 22 илендә Андерс Брейвик оештырган террор корбаннарын искә алалар. Террорчы Ослода хөкүмәт биналары урнашкан өлештә автофургон шартлатты, аннан соң Утойя утравында социал-демократ яшьләр җәйләвендә ут ачты. Барлыгы 77 кеше һәлак булды, 319 кеше яраланды.

Брейвик сүзләренчә, ул әнә шул юл белән Норвегияне һәм Европаны исламлашудан һәм хөкүмәтләр алып барган мультикультурализм сәясәтеннән сакламакчы булган.

21 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Брейвик аеруча куркыныч җинаятьчеләр утырган “Ила” төрмәсенә ябылды. Норвегия хакимияте Брейвикны аның өчен махсус төзелүче психатрия хастаханәсенә күчерергә тели.
XS
SM
MD
LG