Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еникине туган авылында онытканнар


Район үзәге Дәүләкәндә Әмирхан Еники 15 ел яшәгән йорт
Район үзәге Дәүләкәндә Әмирхан Еники 15 ел яшәгән йорт

Башкортстан һәм Татарстан язучылары “Әмирхан Еники эзләре буенча” дигән сәфәр үткәрде. Еникинең туган ягында аның исемен мәңгеләштерү турында онытканнар булып чыкты.

Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники туган һәм үскән Благовар, Дәүләкән районнарында язучыны искә алу чаралары узды. Анда Татарстаннан килгән шагыйрь, пародияләр остасы Ләбиб Лерон, Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов, Башкортстан халык шагыйре Марат Кәримов, “Тулпар” журналы, "Татарстан Яңа Гасыр" телевидениесе журналистлары һәм башка каләм осталары катнашты.

Чара Әмирхан Еники туган Благовар районының Яңа Каргалы авылы мәчетендә язучы рухына Коръән уку белән башланды. Артабан Каргалы авылы мәдәният сараеенда һәм мәктәптә чаралар узды. Мәдәният сараенда язучы исемен мәңгеләштерү юк дәрәҗәсендә булып чыкты. Бары тик бер почмактагы китаплар күргәзмәсендә Еникинең 1990-1991 елларда нәшер ителгән өчтомлыгы “Хәтердәге төеннәр”, урысча чыккан “Шило в мешке” һәм тагын берничә китабы куелган иде.

Бу күргәзмәдә Әмирхан Еники китаплары иң аста, иң өстә исә башкорт шәҗәрәсе һәм мәдәнияте турында китаплар куелган иде. “Азатлык” хәбәрчесенең: “Ни өчен Еники китаплары иң аста?” дигән соравын китапханә хезмәткәрләре: “Аста әйбәтрәк күренә”, дип җаваплады. Шунда очрашуга килүчеләрнең берсе: “Башкортстанда татарның урыны һәрвакыт аста инде ул”, дип куйды.

Каргалы мәктәбендә Әмирхан Еникигә багышланган стенд
Каргалы мәктәбендә Әмирхан Еникигә багышланган стенд
Артабан чаралар Каргалы мәктәбендә дәвам итте. Ике катлы Каргалы мәктәбенең диварына бу авылдан чыккан медицина фәннәре докторы, Башкортстан медицина институтына һәм Янгантау шифаханәләренә нигез салучы Гыйниятулла Терегулов һәм техник фәннәр докторы, профессор Искәндәр Нигъмәтуллинга тактаташлар куелган. Ләкин Әмирхан Еникигә диварда урын табылмаган булып чыкты. Чарага килгән Уфа һәм Казан кунаклары мәктәпнең бер бүлмәсендә Әмирхан Еники почмагы бардыр дигән өмет белән мәктәп бусагасын узса да, анда да зур булмаган стенд кына куелган иде.

Дәүләкән районы хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Ногманов, Каргалы авылы хакимияте башлыгы Илгизәр Мамлеев белән сөйләшүдә Әмирхан Еники исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән бернәрсә дә эшләнмәве ачыкланды. Язучы туган нигез сакланмаган, ул урынга бернинди тактаташ та куелмаган, райондагы бер мәктәп, урам, хәтта тыкрыкка да язучы исеме бирелмәгән. Сөйләшүдә район үзәгендәге бер урамга, Каргалы мәктәбенә Әмирхан Еники исеме бирү тәкъдиме белән чыгарга карар ителде.

Дәүләкәндә Әмирхан Еники 15 ел яшәгән йорттагы истәлек тактасы
Дәүләкәндә Әмирхан Еники 15 ел яшәгән йорттагы истәлек тактасы
Артабан чаралар Дәүләкән районы үзәге Дәүләкән авылында дәвам итте. Анда язучы яшәгән йорт шул килеш сакланган булуы ачыкланды. Әгәр Әмирхан Еники Каргалыда туып ике генә ел яшәгән булса, Дәүләкәндә ул бу йортта 15 ел торган. Әлеге йортка тактаташ куелган. Төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Очрашу барган вакытта йортта яшәүче хуҗа: “Очрашулар уздырасыз, халыкны җыеп алып киләсез, ә йортны төзекләндерүгә бер тиен дә бирмисез”, дип аларны ихатага кертүдән баш тартты.

Дәүләкән районы музееның бүгенге көндә бина эзләү белән мәшгуль булуын да искә алып язучылар әлеге йортны анда яшәүчеләрдән сатып алып музей итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Алар фикеренчә, йортның бер бүлмәсен район тарихын өйрәнү бүлмәсе, икенчесен Әмирхан Еники экспонатлары белән язучы музее итәргә кирәк.

Язучы Вахит Имамов
Язучы Вахит Имамов
Язучы Вахит Имамов: “Оренбур өлкәсендә Муса Җәлилгә музей ачылды. Аны Татарстан һәм Оренбург хакимиятләре бергә эшләде. Бу очракта да шулай итәргә мөмкин. Без бу мәсъәләне Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыклары аша күтәрәчәкбез. Башкортстанда шулай ук Илдар Юзеев, Нил Юзиевлар туган Яңавыл районының Ямады авылы бар. Бер гаиләдән халык шагыйре һәм беръюлы ике Тукай бүләге иясе чыккан андый татар авылы башка юк. Аларның да исемнәрен мәңгеләштерү, музейларын булдыру кирәк. Шулай ук Салават районының Малояз авылында туган Нәкый Исәнбәтне дә онытмаска иде. Күптән түгел вафат булган Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баянга да Илеш районында музей булыр дип өметләнәсе килә” дип әйтте.

Шагыйрь Ләбиб Лерон: “Әмирхан абый бик тыйнак кеше иде. Кайберәүләр үзләре исән вакытта ук һәйкәлләрен, музейларын эшләтә. Ул бары тик иҗат белән генә шөгыльләнде. Минем өчен ул татар прозасының йөзек кашы. Аның исемен мәңгеләштерү өчен бу сәфәр нәтиҗәләрен бирер дип ышанам”, диде.

Шагыйрь Марат Кәримов
Шагыйрь Марат Кәримов
Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов: “Мин күп районнар, авылларда булсам да, бирегә килгәнем юк иде. Мин татар морзалары биргән данлыклы Каргалы авылында Әмирхан Еникигә мондый мөнәсәбәт булуын башыма да китермәдем. Инде бу ялгышлык төзәтелер дип өметләник. Татар һәм башкорт– ике тугандаш халык. Безнең әдәбиятлар да, җыр-моңнар да уртак. Әмирхан Еники да уртак мирас," дип чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG