Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәдәният үзәге бинасы тирәсендә гауга тынмый


Акмәчетнең Карл Маркс урамында, кырымтатар мәдәният үзәге төзеләсе урындагы җимерек йорт
Акмәчетнең Карл Маркс урамында, кырымтатар мәдәният үзәге төзеләсе урындагы җимерек йорт

Акмәчеттә төзеләсе мәдәният үзәге бинасын башта "кечерәйттеләр", хәзер инде ул төзеләчәк урындагы иске диварны тарихи мирас дип аңа хуҗа булырга телиләр.

Акмәчеттә Карл Маркс урамының 25нче йорты адресы белән төзеләчәк кырымтатар мәдәният үзәге элегрәк планлаштырылганча тугыз катлы түгел, ә биш катлы булачак. Шәһәрнең төзелеш шурасы шулай карар итте.

Проектны эшләп чыгарган Идрис Юнусов әйтүенчә, Акмәчәттә бу урында тугыз катлы бинаны төзергә төзелеш нормалары юл бирми икән.

"Без кырымтатар мәдәният үзәге бинасының проектын 2010 елда эшләп чыгарган идек, ә 2011 елда кабул ителгән нормалар нигезендә бу урында беренче рәттә булган биналар биш каттан югары булмаска тиеш, дип карар ителде", диде ул.

Шәһәрнең иске урынында төзеләчәк кырымтатар мәдәният үзәге тугыз катлы булмаска тиеш, дип Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилев та кистереп сөйләгән иде Кырым матбугатында. Ләкин кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урында Кырым Югары Радасы, башка биналар тагын да зуррак һәм югарырак. Ә хәзер кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урыннан ерак булмаган мәйданчыкта тугыз каттан да югары булган зур чиркәү төзелеше бара.

Ничек тә булса кырымтатар мәдәният үзәге инде биш катлы булачагы аңлашыла, ләкин хәзер инде башка бер проблем калкып чыкты. Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урынга дәгъвачылар табылды.

Бу урында җимерек хәлдә еллар буе торган, тик алдагы җимерек хәлдә стенасы сакланган бинаны "ул доктор Николай Арендтның йорты, бу тарихи бина" дип чыккан яклаучылар шау-шу кутәрә башладылар. Алар арасында "Русиянең хатыннар клубы" да бар. Яклаучылар Акмәчеттә матбугат очрашуы үткәреп, без бу бинаны төзекләндерү өчен акча туплый башлыйбыз, дип белдерде. Бу эшкә Арендтның Мәскәүдә яшәгән оныкларын да җәләп иткәннәр.

Кырым мәдәният мирасы комитеты хәзмәткере Зарубин исә бу мәсьәлене күтәреп чыккан җәмәгать оешмалары бу бинаның тарихи бина булуы хакында бернинди белешмә дә, БТИдан аның бәясен күрсәткән белешмәне дә тәкъдим итмәделер диде.

Без аларның теләклерен тиешле оешмаларга белдерербез. Бу бинаның алдагы ягын сакларга кирәктер, дип уйлыйм, диде ул.

Ә менә бу урынны кырымтатар мәдәният үзәге өчен сатып алган кырымтатар мәҗлесе янындагы "Кырым" фонды рәисе Риза Шәвкиев бу мәсьәләне күтәреп чыккан ниндидер "Русиянең хатыннар клубы"ның Кырымга, Украинага бернинди кагылышы юк ди.

"Беркайчан да Арендтлар бу йортның аларныкы булуы хакында бернинди юридик документ курсәтмәгәннәр. Карл Маркс урамы, 25 йорт адресында урнашкан бина беркайчан да аларныкы булмаган, бу бинаның аларга бернинди кагылышы юк. Без бу урынны шактый акчага сатып алдык. Сатып алганчы без өйрәндек мәсьәләне. Бу бинаның доктор Николай Арендт йорты, тарихи йорт булуы хакында тиешле комитетлар бернинди белешмә бирмәделер безгә. Монда Арендтны, хәтта Пушкин, Лермонтов заманнарын хәтерлиләр. Тагын аз гына артка кайтсалар, алар курыкмыймы, алардан алда монда яшәгән минем ата-бабаларым белән очрашырлар. Кырымтатарлар монда торган, йортлар салган, атлар асраганнар, сәүдәгәрлек иткәннәр. Алар бу җирләрне беркемгә бирмәгәннәр дә, сатмаганнар да, бу хакта беркем белен бернинди аңлашма да төземәгәннәр", диде "Кырым" фонды рәисе Риза Шәвкиев.

Кырымтатар мәдәният үзәге төзелешен Төркиянең ТИКА агентлыгы үз өстенә ала. Төзелешкә 2,5-3,5 млн. доллар сарыф итү күздә тотыла. Проект нигезендә бинаның беренче катында 130 кешелек конференц-зал, кургәзмәләр өчен зал булачак. Ике катта кырымтатар сәнгать музее һәм экспозиция заллары урнашачак. Тагын өч катта нәрсә булачагын проектны ясаган Идрис Юнысов сөйләмәде. Алдан монда кырымтатар милли матбугаты, журнал һәм газетлар редакцияләре, җәмәгать оешмалары, кырымтатар китапханәсе урнашачагы күздә тотыла иде.

Кырымтатар мәдәният үзәге тирәсендә ыгы-зыгы бетми. Бер яктан бинаның тугыз катлы булмаячагы калкып чыкты, икенче яктан анын урынын дәгъва итүчелер барлыкка килде. Андагы бинаның архитектура мирасы итеп танылуын сорап Киевка да хатлар юлланган.

Акмәчеттә зур мәчәт өчен урынны алу мәшәкатьләре дә елларга сузылган иде. Анда да хакимиятләр җир аермаганнар иде. Кырымтатар мәдәният үзәге төзелеше дә шуңа охшаш проблемга очрады дияргә мөмкиндер.
XS
SM
MD
LG