Accessibility links

Кайнар хәбәр

Батров: "Әл-Ихлас" урынына яңа мәчет төзеләчәк


Казанда "Әл-Ихлас" мәчете урнашкан булган корылманы җимерделәр. "Аның урынына яңа мәчет салыначак", диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров "БИЗНЕС Online" басмасына.

"Бинаның бер тарихи әһәмияте дә юк иде, төзүчеләр аны җимереп яңасын төзү җиңеллерәк, дигән нәтиҗәгә килгән булса кирәк", диде Батров.

Төзелеш ширкәте инде октябрь азагында ук яңа мәчет әзер булачак, дип хәбәр итте.

Май аенда Татарстан баш прокуроры Кафил Әмировның “Әл-Ихлас” мәхәлләсен экстремистик дип аны ябу турындагы шикаяте канәгатьләндерелде һәм аны юридик затлар бердәм реестрыннан алу вә дәүләт казнасына дүрт мең сум түләтү карары чыгарылды.

Мәхәлләнең берничә әгъзасы, шул исәптән, мәчетнең икенче имамы Рөстәм Сафин тоткарланып биш көнгә иректән мәхрүм ителде. Иреккә чыккач Рөстәм хәзрәт Азатлыкка "Әл-Ихлас" мәхәлләсенең Хизб ут-Тәхрир оешмасына катнашы юк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG