Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта машиналар шартлавы нәтиҗәсендә 48ләп кеше һәлак булган


Бүген Гыйракта машиналар шартлавында үлүчеләр саны 48гә җитте. 220дән артыгы төрле җәрәхәтләр алды.

Шартлаткыч куелган 11 машина Багдадның төрле ягында шартлады, аның җидесе шыгыйлар яшәгән районда булды.

Кичә Туз-Хурмату шәһәрендә интихарчы шартлатуы нәтиҗәсендә 14 кеше үлде, шуның тугызы көрд полиция хезмәткәрләре иде.

France-Presse мәгълүматларына караганда, июль башыннан бирле Гыйракта көч кулланудан 780ннән артык кеше үлгән.

Илдә низаглар шыгыйлардан торган хакимият җитәкчеләре белән азчылык сөнниләр арасында каршылыклар артуы белән бәйле.
XS
SM
MD
LG