Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф “Чечня йөрәге” мәчетеннән калыша


Кол Шәриф мәчете
Кол Шәриф мәчете

Русиякүләм бәйгедә катнашучы Кол-Шәриф мәчете соңгы көннәрдә 13-нче урынга күтәрелсә дә, Грозный мәчетеннән шактый артта. Җиңүче унлыкның күчермәсе Мәскәү янында куелачак.

Русиянең "Россия-1" телеканалы Русия география җәмгыяте белән берлектә илдәге ун табигать һәм тарихи һәйкәлләрне сайлап алу бәйгесен башлаган иде. Аңа октябрь башында йомгак ясалачак һәм җиңгән ун һәйкәлнең күчерелмәсе Мәскәү янындагы паркка куелачак. Бу хакта Казан Кирмәне музей тыюлыгының җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары Данис Гәрәев белән сөйләштек.

Данис, Кол Шәриф мәчете беренче турда бишенче урында иде, аннары икенче турда ул 23-нче урынга кадәр төште. Хәзергә ул 13-нче урында тора. Бу кинәт үзгәрешләр нәрсә белән бәйле?

– Бәйгенең беренче туры федераль бүлгеләр арасында барды. Идел буе бүлгесендәге бәйгедә Татарстаннан Кол-Шәриф мәчете, Болгар, Зөя, Раифа монастыре, Сөмбикә, Благовещение соборы, Казан Кирмәне, Татарстан милли музее, Алабуга музей тыюлыгы, Идел-Кама тыюлыгы катнашты. Һәм алар арасыннан бары Кол Шәриф кенә бишенче урынны яулап икенче турга чыга алды.

Икенче турда Кол Шәриф мәчете шактый артта калган иде.

– Әйе, ул 23-нче урында да торды, әмма интернет тавыш бирү ул бик тиз үзгәрүчән. Хәзер иң мөһиме икенче турда беренче утызлыкка керү. Икенче тур августның 30-ына кадәр барачак.

Без социаль челтәрләдә тавыш бирү өчен махсус төркемнәр оештырдык. Татар яшьләре форумы аркылы өндәүләр алып бардык. Шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә рәсми хатлар яздык. Берничә милли, дини ресурсларда баннерлар эленеп тора. Эш бара баруын. Барысы да үзебезнең халыктан тора

Әлеге бәйгедә беренче урында 1 миллион 165 мең тавыш белән Коломна шәһәре кирмәне бара, икенче урында 997 мең тавыш белән Әхмәт Кадыров исемендәге “Чечня йөрәге” мәчете тора. Чечня мәчетенең шул кадәр тавыш казана алуы нәрсә белән бәйле?

– Анда Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзе бу эштә катнаша, ул социаль челтәрдә әлеге мәчет өчен тавыш бирергә чакыра. Безнең Кол Шәриф мәчетен инде күп җирдә белсәләр, алар шушы бәйгедә җиңеп яңа төзелгән мәчетне танытырга телиләрдер, күрәсең. Мондый бәйгеләрдә популяр булу гына аз, бу эштә тәэсир итә белә торган кешеләрнең катнашуы кирәк. Шул очракта гына аның нәтиҗәсе күренәчәк.

Бәйгегә нәтиҗәләр кайчан ясалачак?

– Бәйге беренче октябрьгә төгәлләнәчәк. Сентябрьдән октябрьгә кадәр өченче турда 30 һәйкәл катнашачак. Анда иң күп тавыш җыйган ун һәйкәлнең күчерелмәләре Мәсәкү янындагы паркка куелачак. Алар арасында Кол Шәриф тә булыр дип өметләнәбез.
XS
SM
MD
LG