Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман фестиваленә Татарстаннан барлык фильмнар да әзер түгел


VII фестиваль мизгелләре
VII фестиваль мизгелләре

1 августта IX Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленә бәйгегә үткән фильмнар игълан ителәчәк. Әлеге халыкара чараны оештыручылар әйтүенчә, Татарстаннан да фестивальгә тулы метражлы фильмнар тәкъдим ителергә тиеш булган, әмма алар әзер түгел. Татарстаннан кыска метражлы, документаль һәм анимацион фильмнар гына тәкъдим ителгән.

"Быел Татарстаннан фестиваль бәйгесенә тулы метражлы фильмнар булмады. Без көткән идек, әмма режиссерлар, техник кыенлыклар килеп туганга, аларны киләсе ел бәйгесенә тулысынча эшләп бетерергә теләде дип аңладык", диде фестивальнең арт-директоры Альбина Нәфигова.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан тәкъдим ителгән кыска метражлы фильмнар арасыннан Ренат Хәбибуллинның “Елка” һәм Максим Швачконың “Уен тәмам” дигән әсәрләре сайлап алу комиссиясе күңеленә хуш килгән.

Хәбибуллинның “Елка”сы шундый кушаматлы, урам малайлары белән азып-тузып йөргән бер яшь егет турында. Бу яман гадәтләрдән аерылсын өчен әнисе аны мәчеткә алып килә. Яшь хәзрәт, остаз буларак, аңа үзенең хәер-фатихаларын биреп тора. “Елка” исә, үз чиратында, дөньяви тормышта күпне күргән кеше буларак, хәзрәткә балалар укытырга килгән мөслимәгә сүз катырга, аның күңелен яуларга булыша.

Альбина Нәфигова
Альбина Нәфигова
Максим Швачконың “Уен тәмам” дип аталган фильмы туганнар, өч кыз турында. Милли бәйрәмнәр, аш-су традицияләре, дини гореф-гадәтләр һәм шул ук вакытта төрле образларга керү, Көнчыгыш һәм һинд чибәрләре булып киенү, үзләрен сыннар итеп күзалларга яратулары – барсы да бер йомгакка чорналган бу фильмда.

Нәфигова сүзләренчә, татарстаннар төшергән документаль һәм анимацион фильмнар арасыннан да бәйгегә үтәрдәйләре бар. Сайлап алу комиссиясе аларда күтәрелгән проблемнарга яшьләрчә яңа караш барлыгын белдергән.

Фестивальгә Башкортстаннан да өч әсәр килгән. Таңчулпан Буракаева “Мин өйләнәм” (кыска метражлы), Роман Покидаев “Карусель” (кыска метражлы), Мәрьям Закирҗанова “Фатиха” (документаль) фильмнарын тәкъдим иткән.

Кайсы фильмнарның бәйгегә үткәннәре турында соңгы сүзне сайлап алу комиссиясе әйтәчәк. Чәршәмбе көнне бу комиссиягә кергәннәр, Мәскәүдән кино белгече Сергей Лавров, “Московский комсомолец” газеты күзәтүчесе, кино тәнкыйтьчесе Светлана Хохрякова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы, кино белгече Елена Алексеева бергә җыелды. 1 август көнне бәйгегә үткәннәр исемлеге игълан ителер дип көтелә.

Европа активлашкан

Казан фестиваленә 54 илдән 450-ләп фильм җибәрелгән. Узган елгы бәйгеләр белән чагыштырганда катнашучы илләр саны әллә ни артмаган, әмма оештыручылар моны бүген артык кирәк дип санамый.

"Катнашучы илләрнең күп булып артып баруы фестиваль оештырылып үткәрелә башлагач кирәк ул. Безнең фестивальгә киләсе елга ун ел була. Даими катнаша торган илләр үзләрен күрсәтте инде. Шул ук вакытта, быелгы фестивальдә Европа бик активлашты. Әлекке елларда Иран һәм Төркиядән күбрәк фильмнар тәкъдим ителсә, хәзер Австрия, Германия, Бельгия, Италия, Швециядән мөселман режиссерларының әсәрләре күбәйде. Иң күп фильмнар Русия һәм Ираннан килде, алар сан ягыннан тигез", диде Нәфигова.

Быел Казан фестивалендә моңа кадәр бер тапкыр да катнашмаган илләрдән дә фильмнар тәкъдим ителгән. Алар – Мальдив, Македония, Синигал. Синигалдагы мөселманнар тормышы турында фильмны француз һәм синигал иҗатчылары бергәләп әзерләгән. Оештыручылар быел уртак проектларның үткән фестивальләр белән чагыштырганда күбрәк булуын әйтә. Төкия-Франция-Германия иҗатчылары бергәләшеп эшләгән берничә әсәр дә тәкъдим ителгән.

Зур йолдызлар булмаска ошый

5-11 сентябрьдә үтәчәк фестивальне ачу һәм ябу тантаналарының кайда булачагы әлегә тәгаенләнмәгән. Нәфигова сүзләренчә, "Пирамида" күңел ачу үзәге һәм тагын бер вариант карала. Бәйгедә катнашучы фильмнар "Родина" кинотеатрында күрсәтеләчәк. "Мир" кинотеатры да читтә калмаячак. Анда татарстаннар әзерләгән фильмнар тәкъдим ителер дип көтелә. Нәфигова "Киномакс" һәм башка кинотеатрлар белән дә сөйләшүләр барганлыгын белдерә.

Быел фестивальдә дөньяга билгеле исемнәр күренмәс кебек. Йолдыз чакыру – чыгымлы эш. Чакырсаң язшы итеп түләргә дә кирәк. Универсиададан соң, бәлки, бюджет та артык җәелергә мөмкинлек бирмидер. Мәсьәләнең икенче ягы да бар, йолдыз фестивальнең абруен күтәрә һәм йолдызны күрергә дип фестивальгә тамашачы да агылырга мөмкин.

Фестивальне оештыручылар "кызыл келәм"нән кемнәрнең үтүен чараның мәртәбәсе дип белдерсә дә, йолдызлар килмәүгә артык хафаланмый. Аларның тел төбеннән аңлашылганча, жюрига Русиягә билгеле шәхесләр чакырылачак.

"Мосфильм" киноконцерны директоры Карен Шахназаров жюри рәисе булачак. "Быел чакыруларны кино белгечләренә, тәнкыйтьчеләргә җибәрдек. Казан төрле диннәр, мәдәниятләрнең бер-берсенә ихтирамы гөмбәзе астында, монда тарих һәм заманча яшьләр рухы бергә үрелгән, Көнчыгыш белән Көнбатыш бергә тоташкан. Күп фестивальләр белән чагыштырганда Казанныкын үзгә дип әйтер идем. Мөселман фестивальләреннән дөньявилыгы белән аерылып тора ул. Фестивальгә килүчеләр бу ягына да игътибар итеп үзенчәлекле тәҗрибә дә туплап кайтып китә", диде Нәфигова.

"Алтын мөнбәр" тарихта кала

Казан фестивале башта кино сөючеләрнең, бу чарада катнашучы режиссерлар, актерлар, тәнкыйтьчеләрнең күңеленә "Алтын мөнбәр" исеме белән дә кереп калган иде. Әмма фестивальне элек оештырышкан Мәскәү ягы белән аралар өзелгәч, аның Мәскәүдәге элекке җитәкчесе Зауди Мамиргов бу исемне куллануны тыйды. Әле узган елгы фестивальгә әзерләнгән вакытта да "Алтын мөнбәр" исемен кайтару өчен сөйләшүләр башланырга мөмкин дип белдерелгән иде. Нәфигова сүзләренчә, Татарстан бу мәсьәләне киләчәчктә дә күтәрергә җыенмый.

"Алтын мөнбәр" исеме үз матурлыгы белән тарихта калсын инде ул. Без дүртенче ел инде аны бу исемсез генә үткәрәбез. Казан мөселман киносы дип атау – "Мәдәниятлар диалогы" дигән безнең идеябезгә туры килә һәм географияне киңәйтергә, яңа кызыклы элемтәләр урнаштырырга, фестиваль програмын төрле фильмнар белән баетырга ярдәм итә", диде Нәфигова.
XS
SM
MD
LG