Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар оешмалары берлеге таркалырга мөмкин


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенең кайбер әгъзалары кечкенәрәк төркемнең берлек исемен алмаштыруы һәм яңа рәис сайлавы белән килешми.

Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рәмил Бигнов 20 июньдә берлек җитәкчелегеннән китүен белдергәннән соң берлектә сәер хәлләр башланды. Бигнов бу хакта Республика татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы утырышында ирештерде. Бигнов татар оешмалары берлегенә кергән оешма җитәкчеләрен җыеп игълан итми, узган чордагы эшчәнлеккә хисап бирми генә китте. Аның вазифасын вакытлыча татар оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин башкарды.

Татар иҗтимагый үзәге һәм башка кайбер оешмалар моның белән килешмичә берлек җитәкчесен сайлап куюны тәкъдим итте. Ул җыелыш 23 июльгә билгеләнгән иде. Ләкин кворум булмау сәбәпле, бу алдагы утырышка күчерелде.

Әлеге башлангыч белән чыгучылар берлек җитәкчесе урынына билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйковны тәкъдим итәргә җыена иде. Ниһаять, 30 июльдә бер төркем татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җыелды. Атап әйткәндә, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге, "Рамазан" төрки агарту үзәге, Уфа мәдәният мәркәзе, "Ак калфак", "Сәхибҗамал", Уфа мәдәният мәркәзе, Башкортстан татар телле язучылар берлеге, Милли мәҗлес оешмалары вәкилләре катнашты.

Мирас оешмасы исә утырышка берлек җитәкчесе вазифасын башкаручы Мәҗит Хуҗинны бушатырга, яңа рәис итеп Илдар Габдрәфыйковны тәкъдим иткән телеграмма җибәргән иде. Шулай итеп, утырышта тугыз оешма вәкилләре катнашты, бер оешма үз фикерләрен телеграмма аша юллаган иде.

Утырыш башлану белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин инде берлеккә яңа рәис сайлануын, ул гына да түгел, исеме дә үзгәртелүен хәбәр итте. "29 июльдә биш оешма вәкилләре утырыш уздырып, татар җәмәгатьчелек оешмасы берлеге рәисен сайлап куйдылар. Бу урынга Илдар Габдрәфыйков сайланды. Утырышта Республика татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татар конгрессы, Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм "Ак калфак" оешмалары вәкилләре катнашты. Ни өчен бу биш кенә оешма? Чөнки бу оешмалар татар җәмәгатьчелек оешмасы берлеген оештыручылар булып тора, алар рәсми теркәлгән, салым һәм башка хезмәтләргә тиеш булган хисапларны үз вакытында биреп бара. Утырышта оешма исемен Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегеннән Республика татарлары конгрессы дип үзгәртү дә карар ителде", диде Мәҗит Хуҗин.

Рамазан төрки агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов: "Ни өчен биш кенә оешма җыелган? "Рамазан" оешмасы да рәсми теркәлгән һәм салым документларын вакытында тапшырып бара? Мин бу качып эшләүләрне һич кенә дә аңламыйм", дип белдерде. Аңа республика татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" һәм башка кайбер оешма вәкилләре дә кушылды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов: "Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә ике дистәгә якын оешма керә. Дөрес, аларның бер өлеше рәсми теркәлмәгән. Шулай булуга карамастан, канун буенча андый оешмалар да яши һәм эшли ала. Алар бары тик банкларда махсус хисаплар ачып, финанс мәсьәләләрендә бар мөмкинчелеккә дә ия түгел. Мин бу "бишлек" утырышын берничек тә аңлый алмыйм", дип ризасызлык белдерде.

Рамил Хөсәинов татар оешмаларының бүленүе турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Оешма исемен Республика татарлары конгрессы итеп үзгәртүгә Мәҗит Хуҗин шулай дип аңлатма бирде: "Республика районнарында "Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге" дигәнне бик аңламыйлар. Алар "Башкортстан татар конгрессы"н күбрәк белә. Шуңа исемне үзгәртү кирәк дип таптык. Икенчедән, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге дә шул фикердә".

Утырышта катнашучыларның бер өлеше Башкортстан татарлары конгрессы булу өстенә Республика татарлары конгрессы дигән оешманың пәйда булуына каршы булуларын ирештерделәр. Яңа баш Илдар Габдрәфыйков исем үзгәртү мәсьәләсендә кабат карар кабул итәргә тәкъдим итте. Ул утырышта рәис урынбасарлары һәм идарә дә сайланачак. Яңа оешмалар кабул ителәчәк.

Илдар Габдрафиков Башкортстан татар оешмалары берлегендәге үзгәрешләр турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Илдар Габдрәфыйков: "Егерме ел буе татар оешмалары уртак "дошманга" каршы көрәште. Инде өч ел ул юк. Хакимият үзгәрсә да, проблемнар калды. Ул иң башта идеология һәм оештыру мәсьәләләре. Без – барлык татар оешмалары бер булып тел, мәдәният һәм башка мәсьәләләрне кануни юллар белән чишү юнәлешендә эшләячәкбез", диде.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов
Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Азатлыкның интернет сәхифәсендә Илдар Габдрәфыйков белән әңгәмә көн күрү белән шуларны ирештерде: "Мине 29 июльдә узган утырышка чакыручы булмады. 30 июльдә узганында кайбер сәбәпләр аркасында катнаша алмадым. Бу вакыйгалар уңаеннан мин шуны белдерәм: Башкортстанда ике дистәгә якын татар оешмасы Мортаза Рәхимовның татарларга каршы үткәрелгән сәясәтенә бергә тору өчен 2003 елда Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларына берләште. Аны рәсми теркәү мәсьәләсе куелмады. Ул оешмаларның эшен координацияләү шурасы буларак оешты. Инде килеп хакимият үзгәргәч аны теркәделәр. Бу координацияләүче шура гади бер оешма формасын алды. Бу аның дәрәҗәсен төшерә. Исем үзгәртү исә Башкортстан татар конгрессы оешмасына каршы эшләнә. Имеш, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге минем белән эшләргә теләми".
XS
SM
MD
LG