Accessibility links

Бигнов татар оешмалары берлегеннән китте


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

20 июнь Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең киңәйтелгән шура утырышы узды. Анда шура әгъзаларыннан тыш кайбер башка татар җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре һәм зыялылар катнашты. Чарада узган ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде, Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов вазифасыннан китүен ирештерде.

Узган чордагы эшчәнлеккә нәтиҗәдә мохтарият шурасы рәисе Римма Үтәшева башкарылган эшләр дип Тукай көннәре узуын, аның кысасында беренче тапкыр республикада яшәгән дистәгә якын милләт вәкилләре катнашлыгында Тукай моңнары исемле чара узуын, Башкортстан татар әдәбияты үсеше һәм бүгенге торышы хакында фәнни-гамәли конференция узуын, берничә районда Гаилә бәйрәмнәре узуын билгеләде. Ул республика казнасыннан оешмага бүленергә ышандырылган 300 мең сум грант булмаячагын әйтте. Аның сүзләренчә, оешма эшчәнлегенә бирелгән бәядә нәтиҗәлелек нибары 6% кына дип табылган, шуңа ул акчаларның алдагы елда гына бирелүе ихтимал. Әлбәттә, нәтиҗәлелек югары дип табылса.

Артабан шураның комитет рәисләре Римма Үтәшева телгә алмый калган үзләре башкарган эшләрне бәян итте, алда торган планнар белән бүлеште. Милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин Уфадагы алда торган эшләр дип 309нчы һәм 325нче балалар бакчаларында татар төркемнәре ачу өчен эшләр баруын, быел балаларның төбәкара театр фестивале уздырырга җыенуларын ирештерде.

Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов кайбер уңай башлангычлар турында бәян итте:

Мохтарият утырышы
Мохтарият утырышы
“Безнең уку йортында дүрт ел элек читтән торып уку бүлеге ябылган иде. Ниһаять, быел ул кабат ачыла. Без аңа педагогия көллиятләрен тәмамлаучыларны алачакбыз. Быел кафедра каршында Башкортстан татар әдәбиятын өйрәнү лабораториясе ачкан идек. Аны җиһазлау буенча Казан федераль университеты белән килешүгә дә ирештек. Инде килеп, “Тукай Уфада” дип аталган махсус мемориаль кабинет булдырырга җыенабыз”.

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Динә Морзакаева алдагы елда республика татар хатын-кызлары корылтаен җыячакларын хәбәр итте.

Комитет рәисләре, татар оешмалары җитәкчеләре чыгышларыннан соң оешма җитәкчесе Римма Үтәшева җәйге яллардан соң хәл ителергә тиешле төп мәсьәләләр дип Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачу һәм Бәләбәй татар гимназиясен киңәйтү буенча эшләрне атады.

Утырышта Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов вазифасыннан китүен ирештерде. Рамил Бигнов республикадагы рәсми теркәлгән һәм теркәлмәгән ике дистәгә якын оешманы туплап, эшләрен координацияләү белән шөгыльләнде. Ул бу берлекне оештырды һәм рәисе вазифасын тартты. Рәсми булмаган чаралар хакимиятнең аның урынына мохтарият рәисе Римма Үтәшеваны тәкъдим итүен ирештерде. Ләкин Рамил Бигнов үз урынына урынбасары Мәҗит Хуҗинны калдыруга ирешкән. “Мин татар оешмалары берлеге рәислегеннән китсәм дә, милли-мәдәни мохтарият шурасы әгъзасы булып калам. Республикада яшәүче татар халкына кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырам”, диде Рамил Бигнов.

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
Татар оешмалары берлегенең яңа рәисе Мәҗит Хуҗин якын араларда татар оешмалары вәкилләрен җыячагын белдерде. Аның сүзләренчә, алар узган ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясарга, алда торган планнар белән бүлешергә тиеш. “Эшләмәгән оешмаларны ябу турында да уйларга кирәк”, диде Мәҗит Хуҗин. Ул андый оешмалар дип “Мирас”, “Берлек”, “Ватаным”, Уфа мәдәнияте мәркәзе, республика татарлары мәдәнияте мәркәзе, Милли мәҗлес һәм “Ак калфак” кебек оешмаларны атады.
XS
SM
MD
LG