Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Маяк" казасы: нурланыштан дәвалану хастаханәсен япмакчылар


Мөслим авылыннан Алик Нуришев тумыштан гарип. 2010 елгы фото.
Мөслим авылыннан Алик Нуришев тумыштан гарип. 2010 елгы фото.

Чиләбедә “Маяк” атом ширкәте казасында зыян күргәннәр дәваланучы Бродокалмак хастаханәсен япмакчылар. Нәтиҗәдә халык 40-70 чакрым ераклыктагы район хастаханәсенә йөрергә тиеш булачак.

Дөньяда иң эре атом комплексы саналган «Маяк» озак еллар буена совет атом бомбасы өчен плутоний җитештерү һәм атом-төш ягулык эшкәртү урыны булып торды. 1948-1956 елларда нурланышлы калдыклар тирә яктагы авылларда яшәгән халыкның эчәр суы булган Теча елгасына әле һаман да түгелеп бара.

1957 елның 29 сентябрендә «Маяк»та зур шартлау була, тирә яктагы төбәкләрне нурланышлы болыт каплый. Барлыгы 270 меңнән артык кешенең сәламәтлегенә зур зыян килә. Соңрак 40-лап авыл күчерелә, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып кала. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә. Халыкның күпчелеге яман шеш авыруы белән чирли. Балалар гарип туа.

Шуңа да карамастан, Чиләбе җитәкчелеге яңа елга кадәр Бродокалмак хастаханәсендәге балалар бүлеген япкан. Әлеге ике катлы хастаханә тугыз авылга хезмәт күрсәтә. Шул авылның дүртесе – Мөслим, Бродокалмак, Рус Течасы һәм Нижнепетрапавловскоеда нурланыштан зыян күрүчеләр яши һәм әлеге хастаханәдә дәвалана.

“Теча” экология оешмасы җитәкчесе Госман Кабиров сүзләренчә, хәзер хастаханәләргә акчаны теркәлгән авыручылар санына карап бүләләр, һәм шул сәбәпле авыл хастаханәсен ябып, авыручыларны район, өлкә хастаханәсенә теркәтмәкчеләр.

Халык җыены, Greenpeаce вәкилләре ярдәмендә хастаханәне әлегә калдырганнар, әмма Госман әфәнде халыкны барыбер “күндерәчәкләр” дип саный.

“Хастаханәне тиктомалдан ябып булмый бит инде. Менә лицензияләүне уздырдылар да тиешле җиһаз, шартлар юк дигән нәтиҗә чыгарыдылар”, ди ул.

Greenpeace cәхифәсендә әлеге хастаханәне япмауны сорап Русия сәламәтлек саклау министрына мөрәҗәгатькә имза җыялар.

“Күпчелек авылларда халык бик юаш. Менә Мөслим авылында үз хокуклары өчен көрәштеләр һәм әзме-күпме аларга ярдәм күрсәтелде. Хәзер инде элекке Мөслим авылы юк, кайберләре бирелгән миллион сумга йә шәһәргә, йә икенче авылга күченеп китте. Кайберләре инде 200 сумлык ташламага алданып станциягә – яңа төзелгән микрорайонга гына генә күчте. Мөслим авылында бары берничә генә йорт торып калды. Без инде башка авылларны да Мөслимнән үрнәк алырга чакырабыз. Халыкны җыенга да алып чыктык. Анда өлкә сәламәтлек саклау идарәсе хастаханәне япмау турында рәсми рәвештә вәгъдә бирде, ләкин өч айдан тавыш-тынсыз гына хастаханәне ябып куймакчы булалар. Җитәкчелек Бродокалмак халкына төкереп карый”, ди Кәбиров.
XS
SM
MD
LG