Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә "Маяк" фаҗигасен искә алдылар


217 көймәчек елга буйлап йөзеп китәргә тиеш иде
217 көймәчек елга буйлап йөзеп китәргә тиеш иде

Чиләбе шәhәрендә инде 18 ел рәттән 29 сентябрь көнне Миәс елгасы буенда “Маяк” корбаннарын искә алу чарасы уза.


53 ел элек “Маяк” химкомбинатында шартлау булып, 20 миллионнан артык кюри һавага тарала. Җил очкан якка таралып, ике йөздән артык авыллар радиоактив болыт астында кала. “Көнчыгыш Уралның радиоактив эзе” дигән төшенчә барлыкка килә, ә бу гадәттән тыш хәлне “Кыштым фаҗигасе” дип атыйлар.

Чиләбе шәhәрендә 18 ел рәттән, 29 сентябрьдә “Маяк” корбаннарын искә алу чарасы Миәс елгасы буенда үткәрелә. Быел бу чараны яшелләр хәрәкәтенең иҗтимагый оешмалары “Яблоко” фиркасенең җитәкчесе Сергей Митрохин катнашында үткәрделәр. Анда икейөзләп кеше катнашты. Митингның соңында Миәс елгасына “Маяк” химкомбинаты корбаннарын искә алып, 217 шәм яндырылган төрле төстәге кечкенә агач көймәләр җибәрелергә тиеш иде. Көчле җил булу сәбәпле, шәмнәр тиз сүнеп торды, елга буйлап җибәрә алмадылар.

Ни өчен 217 саны, дигән сорауга, “Маяк” химкомбинаты шартлаудан 217 авыл hәм шәhәр зыян күргән, ә корбаннар саны белән санасаң, ярты миллионга якын көймәчеклeр эшләп җиткереп булмас иде, диде оештыручылар.

“Кыштым фаҗигасе” бар дөньяга таныла

Чикагода үткәрелгән халыкара симпозиумда быелдан башлап 29 сентябрь көне Бөтендөнья атом-төш калдыклары көне дип билгеләнә. “Кыштым фаҗигасе – Чиләбе өлкәсенең, Русиянең генә түгел, барлык җир халкының фаҗигасе”, ди “Яшел Русия” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Наталья Миронова.

29 сентябрьдә Кыштым шәһәрендә “Кыштым-57” иҗтимагый оешмасының әгъзалары “Маяк һәлакәте”нең истәлегенә чара үткәрде. Алар Кыштым машиналар төзү заводының алдында җыелып, митинг үткәреп, корбан булучыларны искә алу шәмен яндырды.

Тирә-якны агулау дәвам итә


“Маяк” атом станциясенең тирә-якны пычратуы, халыкны агулавы 1949 елдан бирле дәвам итә. Совет иленең капиталистик илләр белән узышып кораллану елларында төзелгән бу атом станциясе радиоактив калдыкларны турыдан-туры елгага агыза. Дистә еллар буе Чиләбе өлкәсе халкы гына түгел, күрше Курган өлкәсе халкы да агуланган елгалардан зыян күрә.

1957 елдагы шартлаудан соң Чиләбе һәм Свердлау өлкәләренең 42 торак пунктлары радиоактив болыт белән каплана һәм бөтенләй юкка чыгарыла. Радионурланышның кешегә тәэсирен тикшерү өчен, зарарланган елга буена урнашкан берничә авылны Мөслим, Караболак авылларын күчермичә калдыралар.

“Әле дә “Маяк” атом станциясендәге сусаклагычтан андагы дамбалар аша ел саен 10 миллион кубометр сыек радиоактив калдыклар Теча елгасына эләгә”, ди яшелләр хәрәкәте оешмасының җитәкчесе Дарья Морозенкова.

Көньяк Урал җирен атом каберлегенә әйләндерәләр


Чиләбе өлкәсенең “Маяк” комбинаты – илдә атом-төш калдыкларын кабаттан эшкәртүне башкарган бердәнбер комбинат. Җитмәсә, чит илләрнең, соңгы вакытта Германиянең атом-төш калдыкларын эшкәртүгә килешү төзелгән.

Көньяк Урал җирен атом каберлегенә әйләндерәләр. “Маяк” җирендә 200 атом калдыклары каберлеге бар. Бүген Русиянең үзендә генә дә 16000 тонна чамасы эшкәртелмәгән атом-төш ягулыгы ята. Бер “Маяк” берләшмәсендә генә дә миллиард кюри калдык саклагычы билгеле, бу исә бөтен дөньяда да иң зур күрсәткеч.

Бу Чернобыль станциясе шартлагач чыккан калдыктан 20 тапкыр күбрәк дигән сүз, ул бөтен дөньяны бер мизгелдә юк итәргә җитә. Бу атом калдыклары, кеше үтергеч радиация әкрен генә Теча елгасына агып ята, тирә-юньдәге күлләргә, чишмә-суларга саркып чыга.

“Маяк” атом берләшмәсе бүгенге көндә дә эшен дәвам итә, атом бомбасы өчен плутоний эшкәртә, үзебезнең илдән генә түгел, чит илләрдән дә радиоактив калдыкларны үзендә туплый, эшкәртә, шуның нәтиҗәсендә тирә-як мохитыбызны пычратуны дәвам итә. Ә Көньяк Уралда яшәүче халыкларның сәламәтлеге начарлана бара.

Тамчы да таш яра дигәндәй, соңгы 10-15 елдагы чаң сугулар, җыеннар, искә алу чаралары, митинглар акрынлап, булса да нәтиҗә бирә: агуланган Теча елгасы буенда урнашкан Мөслим авылы өч чакрымга читкә күчерелә.
XS
SM
MD
LG