Accessibility links

Кайнар хәбәр

Караболакның кара кайгысы


1957 елның 29 сентябрендә көньяк Урал җирендә коточкыч фаҗига булып узган. Чиләбе өлкәсендә урнашкан “ябык” шәһәрләрнең берсендә беренче совет бомбасы ясау өчен плутоний җитештергән “Маяк” комбинатындагы шартлау нәтиҗәсендә тирә-юньгә Чернобыльдәгегә караганда 200 (!) тапкыр күбрәк радиация таралган, әмма бу хакта халыкка әйтмәгәннәр. Атом болыты Чиләбе, Курган, Төмән, Свердловск өлкәләренә таралган, 300 чакрымга сузылган радиация зонасында 217 торак пункт калган, 270 мең кеше нурланыш алган. Радиация астында калган 42 торак пунктны, 12 мең кешене сәбәбен әйтмичә генә башка урынга күчерәләр. Шул ук вакытта өчәр, дүртәр мең кеше яшәгән зур-зур татар авыллары үлем зонасы дип игълан ителгән атом территориясендә утырып калган һәм бүгенге көндә дә шунда яшәп яталар. Биредә яшәүчеләрнең инде күпчелеге үлгән, ә исәннәрнең 80-90 проценты нурланыш һәм рак авыруларыннан газап чигә.

Шундый авылларның берсе – Татар Караболагында бу көннәрдә фаҗига булуга илле ел тулуга багышланган митинг оештырылды. Митингта катнашырга дип Чиләбе өлкә һәм Конашак район хакимияте вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары, дин әһелләре, журналистлар, сәясәтчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, тирә-юнь авыллары халкы җыелды.

Караболак авылын картадан эзләп табып булмый. Моның сәбәбен күптән түгел архивтан табылган материаллар нигезендә аңлаталар. Митингка дип Төмән өлкәсеннән бирле килгән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин бу турыда болай дип сөйли: “Кулымдагы архивтан алган документларга карап исем китә. Менә монда язылган: 1959 елда Татар Караболагы авылы күчерелгән, аның өчен бик зур сумма акчалар тотылган дип. Күрәсең, бу акчалар кемнеңдер нәфесенә ярагандыр. Караболак авылы шул урында калган, акча тотылган. Русча әйткәндә, очковтирательство. Халыктан көлү, аны санга сукмау. Мин моны шулай дип кенә аңлыйм”.

Чиновникларның бу җинаяте нигезендә күпме өзелгән гомерләр, зәгыйфь туган балалар, гарип кешеләр... Митингта чыгыш ясаучыларны тыңлаучы авыл халкы әледән-әле күз яшьләрен сөртеп ала. Һәр йортка кергән биредә атом фаҗигасы. Биш бала тәрбияләп үстергән Гафурә апа Әхмәтҗанованың ике баласы – 1951 елгы улы һәм 1953 елгы кызы рак авыруыннан үлгәннәр. Калган өч баласы авыру, берсе инвалид. Аның сөйләвенчә, ике өлкән баласы (үлгәннәре), әтиләренә утырып, чиркәү сүтешергә йөри торган булганнар. Ирем дә баш чире белән сукыраеп үлде, үзем дә бүген аяксыз калдым, дип сөйли Гафурә апа.

Якындагы рус Караболагын шартлаудан соң ук күчергәннәр. Татар Караболагы кешеләре андагы чиркәүне сүтеп, ферма төзегәннәр. Шартлаудан соң булган калдыкларны җыештыручы кешеләргә бернинди түләү дә, ташлама да бүгенгә кадәр юк, судлашулар да артык нәтиҗә бирмәгән. Илле ел буе ничә буын зыян күргән бу кешеләр тормышында үзгәрешләр артык күренми.

Конашак район хакимияте башлыгы Танир Ямбаев үз чыгышында халыкны өметләндерергә тырышып, өлкә хакимияте Караболак халкын шартлаудан зыян күрүчеләр статусына ия булсын өчен күп эшләр башкаруы турында сөйләде. Чиләбе хакимияте вәкиле дә Караболак халкының хәлен аңлыйбыз дип белдерде. Аның сөйләвенчә, өлкәдә “Маяк” берләшмәсе шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә булышу программасы эшли. Ул программа нигезендә һәр өч ел саен балаларның сәламәтлеген өлкә бюджеты хисабына тикшереп торалар, авылдагы фельдшер пунктына быел физиотерапевтик ысул белән дәвалау өчен яңа җайланма кайтарачаклар. Әмма авария нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарны социаль яклау буенча Чиләбе губернаторы тәкъдим иткән яңа закон проектын Дәүләт Думасы кабул итми. Төп сылтау – финанс чыганаклары булмау дип аңлаталар, диде ул.

Радиациядән зыян күрүчеләргә ярдәм итү федераль бюджет карамагында. Әмма Мәскәү моннан бик ерак урнашкан, андагы зур чиновникларга кечкенә генә татар авылының сигез зираты булуы, илле елдан соң да туып торучы гарип балалар барлыгы кагылмый. Митингта чыгыш ясаучы, Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән адвокат Роза ханым Фәрдиева халыкны биредән күчеп китәргә өндәде.

“Күчеп китүче” статусын алу өчен авыл халкы каршы түгел. Яңа, чиста урынга күчү өчен хөкүмәт акча бирергә тиеш бит. Әмма алар әйтүенчә, болар бар да сүздә генә кала. Караболак халкы бер-берсен бүлдерә-бүлдерә моң-зарларын сөйләде. Ел саен булып тора торган мондый митинглардан соң бер нәрсә дә үзгәрми барыбер дип өметсезлеккә төшкән инде халык. Алар әйтүенчә, эреле-ваклы начальниклар килеп буш вәгъдәләр биреп китәләр, үзгәргән нәрсә күренми.

Ә бит фаҗиганең башы булып торган “Маяк” җитештерү берләшмәсе бүген дә эшли. Атнага ике тапкыр якындагы “Теча” елгасына калдыклар агыза, тирә-юньне агулый. “Маяк” урнашкан Озерски каласы имамы Габдулла хәзрәт тә митингка килгән булып чыкты. Озерскиның үзендә ничек яшисез дигән сорауга ул болай дип җавап бирде: “Озерскиның үзендә радиация бардырмы-юктырмы, анысын без белмибез, үлчи алмыйбыз бит. Берләшмәдә эшләгән халык бик дан яши, акчаны күп итеп ала. Рак белән чирләүчеләр, үлүчеләр күп. Бездә дә зиратлар саны зур тизлек белән арта. Кешеләр иң күбе дигәндә иллегә кадәр яши”.

Ходай биргән Кеше гомерен илле яшьтән үк өзүче цивилизация афәтен кем туктата алыр икән? Кем җавап тота гарип язмышлар өчен? Митингка җыелучылар бу сорауларга җавап таба алмадылар.

Фәвия Сафиуллина, Екатеринбург
XS
SM
MD
LG