Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Норлат яшьләренең ике төркемгә бүленеп сугышуы – милләтара низаг түгел"


Яшьләр сугышканнан соң полиция хезмәткәрләре Норлат урамнарында
Яшьләр сугышканнан соң полиция хезмәткәрләре Норлат урамнарында

Норлатта чыгучы "Дуслык" газеты мөхәррире Сәкинә Хәйруллина, яшьләрнең ике төркемгә бүленеп сугышу сәбәпләре интернетта күпертелгән, дип белдерә.

Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге белдерүенчә, Норлатта 28 июльгә каршы төндә яшьләрнең ике төркемгә бүленеп сугышуын туктатырга дип килгән полиция хезмәткәрләренә карата көч кулланган өчен җинаять эше ачылган. Татарстан эчке эшләр министрлыгы бу сугышта катнашкан дип шикләнелгән 30-лап кешенең сигез тәүлектән алып 10 тәүлеккә кадәр тоткарлануын белдерә.

Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохорин да әлеге хәлләрдән соң Норлатка барды. Идарә сүзчесе Ирина Нижельская әйтүенчә, әлеге низагъның төбендә 95% криминал сәбәп ята, этник сәбәп булырга мөмкинлеге дә кире кагылмый.

Кайбер мәгълүмат чаралары бу хәлләрдән соң, Норлатта элегрәк өч криминал төркем булган һәм алар бетерелгән, берсендә кавказ вәкилләре дә булган яңа оешкан ике төркем арасында низаг чыккан, дип язды. Кайбер блогларда кавказлар үзләренекеләрне яклар өчен Норлатка юл алачак, кайберәүләр, әлеге шәһәргә барганда полиция аларны тоткарлаган инде, дип тә язды.

Норлатта чыгучы "Дуслык" газеты баш мөхәррире Сәкинә Хәйруллина фикеренчә, яшьләрнең ике төркемгә бүленеп сугышуының төбендә көндәлек тормышта була торган эчкән кешеләрнең бер-берсенә кисәтү ясавыннан башланган низагъ ята.

– Норлатның үз халкы бу хәлне ничек бәяләде?

– Норлатның үз халкы өчен төрле социаль челтәрләрдәге хәбәрләр, дөресен әйтсәк, шаккаткыч булды. Кемгә, нәрсә өчен кирәк булган ул хәлне күпертү? Бу хәбәрләр авыл халкын гына түгел, безне дә шаккатыра. Әле яңа гына район хакимият башлыгы яныннан кайттым, ул кайбер газетлардагы, кайбер блоклардагы хәбәрләрне шаккатып укыды. Фәезовка һөҗүм ясаучы кеше безнең районда тоткарланган дигән яланы да якканнар. Андый хәлнең гомердә дә булганы юк.

Безнең монда өч төп милләт: татар, рус, чуашлар яши. Безнең районда дагыстаннар да, чеченнар да, грузиннар да, греклар да – барсы да бар. Дагыстаннар арасында төзелеш оешмаларын җитәкләүче кешеләр дә бар.

Булган хәл – ул яшьләр арасында булган гауга һәм тавыштан башланган әйбер. Ике яшь кеше сугыша башласа, теләктәшләр табыла, шуннан үсеп киткән. Интернетта төрле мәгълүматның таралуында безнең дә гаеп бар, чөнки без вакытында мәгълүмат ала алмадык, чынбарлыкны яза алмадык, безгә мәгълүмат бирмәделәр. Төрле имеш-мимешләргә, тегеннән-моннан җыйган хәлләргә таянып таратылган хәбәрләр бу.

Дөрестән дә, 28 июльгә каршы төндә бәрелеш булды. Анда полиция килгән. Дагыстаннар ягында татарлар да, урыслар да булган. Анда алар ике төркемгә милли сыйфатлар нигезендә бүленмәгән. Дөрестән дә, бәрелеш булган. Бәрелеш вакытында полиция машинасына да һөҗүм булган, полициягә каршылык күрсәтүчеләр дә булган.

Дүшәмбе көннән бирле бездә Казаннан эчке эшләр идарәсеннән килеп эшләделәр. Бу сугышны китереп чыгаручыларны тоткарладылар. Кичә Норлатта эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе җитәкчесе Артем Хохорин булып китте. Ул хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре белән очрашып сөйләште һәм ул да бу хәлнең көнкүрештә була торган тарткалашудан калеп чыккан бәрелеш булуын таныды.

Хәзер берничә кешене Казанга алып киттеләр, алар кулда. Алар канун нигезендә сигез көннән 10 көнгә кадәр тоткарланган. Аларның гамәлләрен тикшерүчеләр һәм мәхкәмә бәяләячәк. Шәһәрдә тыныч. Читтән машиналарга төялешеп килеп атышып йөрүләр юк, безнең хастаханәдә яраланган кеше дә ятмый. Бу хакта без иртәгә сайтка куярга җыенабыз. Әлегә без бу саныбызда Татарстан эчке эшләр идарәсе биргән рәсми бәяне урнаштырабыз.

– Бу хәлләрдән соң Норлатка эчке эшләр идарәсенән өч-дүрт машина хезмәткәр тәртип саклау өчен килгән дигән хәбәрләр дә булды. Бу дөреслеккә туры киләме?

– Тәртип саклаучылар килде. Аларның бурычлары әлеге низагны чыгарганнарны тоту, алар ниндидер җәза алырга тиеш бит, чөнки алар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән бит.

– Бу хәл дискотекадан соң булган мәллә?

– Кафеда утырганнар алар. Бер төркем эчкән яшьләр булган. Әйтүләренчә, кычкырып-кычкырып сөйләшкәннәр һәм берсе килеп: "Акрынрак булмый мени, тавышланасыз", дип кисәтү ясаган. Шуннан соң бәйләнешеп киткәннәр. Шуннан төркемнәргә оешып, мәш килешеп, бәргәләшеп алганнар.

– Сәхифәләрдә әлеге хәл бер кыз аркасында булган икән, мәхәббәт һәм башкасы дип язучылар да булды.

– Мәхәббәт аркасында гына фәлән кадәр кеше сугышмый инде. Хәзер кызлар бүлә торган замана түгел, адым саен кыз, үзегез беләсез. Кисәтүдән килеп чыккан ул. Берсенең кисәтүе, күрәсең, икенчесенә ошамаган, аңа икенчесе килеп кушылган. Кызып алган кешегә сүз әйтергә ярамый.

– Кайбер мәгълүмат чаралары янәсе кавказлар бер якка баскан, татарлар белән урыслар икенче якка баскан дип тә язып чыкты.

– Юк, Кавказ дигәннән анда ике дагыстанлы һәм бер азәрбайҗан булган. Ул азәрбайҗан малае безнең Иске Чаллы дигән авылда үсте. Бәлки, азәрбайҗанның кем икәнен дә, азәрбайҗанча бер сүз дә белмәскә дә мөмкин. Аның туганнары монда яшәгән, монда эшлиләр. Ул егет үз илендәге кебек яши. Алайга китсәк, ике-өч кешегә каршы 27-30лап Норлат малае сугышмаган бит инде. Анда алар төркемнәргә милләткә карап бүленмәгән. "Менә болар минем дуслар" дип шулай бүлгәләнеп бәргәләшкәннәр.

Бу низагның төбендә миллилек ятарга – монда ниндидер милләт үзенең хакимиятен урнаштырырга җыенмый. Минем аңлавымча, ниндидер шаулырак сәбәп кенә этник дошманлыкка китерергә мөмкин. Этник мөнәсәбәтләр кафеда хәл ителми.

– Сез дагыстаннарны телгә алдыгыз, төрле ширкәтләрнең җитәкчеләре дә бар икән. Алар Норлат якларында күптән яшиләрме?

– Алар яшиләр монда. Берсе Татарстанда дәүләт програмы буенча үткәрелә торган бездәге капиталь ремонт бригадасы җитәкчесе.

– Моңа кадәр Норлатта, милләтенә карап, бу – дагыстанлы, бу – кавказ ягыннан, бу – татар, бу – урыс дип бүлгәләү булмады инде алайса?

– Юк. Бу хәл – моңа кадәр дә җыелып килеп, инде бәреп чыккан проблем түгел, бу – гадәти тормышта килеп чыккан хәл.

– Ә ни өчен соң алай булгач, Русиянең күп кенә мәгълүмат чаралары аны милләтара низагка әйләндереп калдырмакчы була?

– Ә сез Русия мәгълүмат чараларының нинди информация белән эш итүләрен күрәсезме? Аларга беренче чиратта кыздырылган хәбәр кирәк. Аларга беренче чиратта беренче булып ниндидер начарлыкны хәбәр итү кирәк. Әгәр берәрсе безнең районнан берәү галәмгә очты дисә, аларның берсе дә килмәс иде. Бездә бер хуҗалыкта ел саен һектардан 37 центнер уңыш алына, алар аны белми дә. Пычракны таратырга, хәбәрне куетырга дигәндә, безнең журналист туганнар, кызганыч, әзер. Аларның теләге бер генә – үзләренең газетларына, блогларына керүчеләрне арттыру.

– Монда көнләшеп, зурлап Универсиада үткәргән төбәктә милләтара мөнәсәбәтләр начар дип каралтырга тырышу ятмый микән?

– Бәлки шулайдыр да. Матур гына итеп Универсиада үтеп китте, Татарстанның даны фәләнчә илгә таралды. Көнчелек тә бардыр. Милләтара мөнәсәбәтләр болай да бик нечкә әйбер. Аның белән бик сак булу кирәк.

– Сез үзегез әни кешедер?

– Минем улыма 28 яшь була. Ул бу хәл турында каяндыр ишеткән буенча нәрсәдер сөйләргә азапланып карады. Аннан соң икенче көнне барсы да моның тузга язмаган хәбәрләр, күп нәрсә уйлап чыгарылган, дип кайтып әйтте.

– Сез яшьләр башта кафеда утырган дип әйттегез. Низагның башында көчкырып сөйләшкәнгә кисәтү ясау булган дидегез. Яшьләр әзрәк салдырса кычкырып сөйләшә башлый.

– Салган инде алар, моны инкарь итмим.

– Бәлки, моның төбендә аракы, сыра ярату ята торгандыр?

– Бу хәл безнең җәмгыять өчен гаҗәп хәлмени?! Бүген сырага мөкиббән киткән яшьләрнең, шулай ук хатын-кызларның да бер кулларында бала арбасы, икенче кулларында сыра шешәсе. Яшьләрнең төнге кафеда сыра эчеп утыруы бүген беркемдә дә гаҗәпләнү уятмый. Ул бар, ул бөтен Русиядә, Татарстанда да, бездә дә бар.

– Полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткәннәр, ә алар полиция хезмәткәрләренә сукмаганмы?

– Мин төгәл генә әйтә алмыйм. Алар полиция машинасына һөҗүм башлаганнармы, әллә шунда төртә башлаганнармы, белмим.

– Полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтү хуплана торган әйбер түгел бит.

– Бу очракта хуплана торган бер әйбер дә юк. Русиянең дә, республиканың да төрле өлешендә бер-ике башка милләт кешесе катнашында яшьләрнең үзара бәйләнеше килеп чыгарга мөмкин. Әгәр барсына да этник төсмер бирәбез икән, бик авыр хәлдә калачакбыз.

Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләрнең чагыштырмача тотрыклы булуы да, зур күтәрелешләр һәм чуалышларның булмавы да кемнәрнеңдер эчен пошырадыр. Татарстанның даны таралу да, бәлки, кемгәдер ошап бетмидер. Бәлки, бу мәсьәләгә чыннан да тирәнрәк карарга кирәктер. Урамнан җыелган һәм ниндидер сайтка язган кешеләрнең фикерләренә нигезләнеп картина тудыру – ул бер генә журналистны да бизәми.

– Хәл булган инде, сугышканнар, полициягә каршылык күрсәткәннәр. Ә, гомумән, мондый хәл булмасын өчен ни эшләргә соң?

– Ә бу сорауга сез үзегез җавап бирә аласызмы?

– Минем сезнең җавапны ишетәсем килгән иде, Сәкинә ханым.

– Мин аны сездән дә сорый алам. Татарда "Егыласымны белсәм, алдан салам җәеп куяр идем" дигән бик матур мәкаль бар. Яшьләр булган, төнге кафелар эшләп торган, ул кафеларда кичке 10-га кадәр диелсә дә, күп кенә җирдә аннан соң да аракы һәм спиртлы эчемлекләр сатып алу мөмкинлеге булган җәмгыятьтә мондый хәл булмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Икенчесе – мондый бәрелешләр шәһәр халкына, җәмгыятькә зыян китерелмәслек итеп вакытында бастырылып, кемгәдер сабак бирелүе дә әһәмияткә ия. Безнең эчке эшләр идарәсе дә, район җитәкчелеге дә хәзер моның өстендә эшли.

– Әгәр полициягә каршылык күрсәтмәгән булсалар, эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохорин Норлатка кадәр килеп тә йөрмәс иде дип уйлыйсызмы?

– Мин Хохорин өчен җавап бирә алмыйм. Бәлки, Хохоринны шулай ук нигезсез хәбәрләр тарату канәгатьләндермәгәндер. Бәлки, аның үзенең дә хәлнең ничек икәнен монда килеп ачыклыйсы килгәндер. Минем министр өчен җавап бирергә вәкаләтем юк.

– Яшьләр кафега килгән, утырган һәм эчкән. Ә Норлатта яшьләр барырлык башка урыннар бармы соң?

– Яшьләр барырга урыннар бар. Бездә өч бассейн эшли, ике спорт залы бар. Бездә боз сарае да, бөтен нәрсә бар. Дискотекалар үткәрелә торган район мәдәният йорты да, шәһәр мәдәният йорты да бар. Шул ук кафеларда да теләгән кешегә итәгатьле итеп кенә ял итәргә була. Теләгән кеше барыр урынын да, йөрер урынын да таба. Күп әйбер яшьләрнең тәрбиясеннән дә тора. Бу конфликтны бастыру бер әйбер, ә тәрбия мәсьәләсе озаккарак сузылырга һәм күбрәк хезмәт куелырга тиешле нәрсәдер.
XS
SM
MD
LG