Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә вәзгыять контрольдән чыккан дияргә мөмкин"


Станислав Белковский
Станислав Белковский

Танылган сәясәт белгече Станислав Белковский Путин хакимиятне үз кулыннан инде күптән ычкындырган, дип саный. Аның фикеренчә, Русиянең таркалуы – вакыт мәсьәләсе.

Путинның Кырымда байкерлар белән озаграк аралашып Украина президенты Виктор Янукович белән очрашуга дүрт сәгатькә соңга калуын, торналар белән очуын, XIX гасырда баткан ниндидер көймәгә төшүе кебек эшләрен сәясәт белгече "адреналин җитмәүдән", ди. Җитәкчегә адреналинны хакимият бирә, Путин исә хакимиятне үз кулына ала белмәде, диде Станислав Белковский "Серебряный дождь" радиосында әңгәмәдә.

Белковский сүзләренә караганда, Путин инде күптән шундый хәлгә төшкән. Соңгы тапкыр президент итеп сайланганда ул үзен "китә дә алмыйм, кала да алмыйм" вазгыятенә куйган.

"Кала алмый", чөнки бүгенге хәлне күреп торасыз, каршылык арта. "Китә алмый", чөнки хакимиятне тапшырырга кеше юк", ди Белковский.

Хакимиятне кемгә тапшырырга дигәннән, аны Путин үзеннән дә көчлерәк кешегә тапшыра алмый. Артык көчсез кешегә дә тапшырып булмый, чөнки ил белән идарә итәргә кирәк.

"Хакимият Путин кулында түгел"

Хакимият бүгенге көндә ил буйлап бик юка бер катлам булып кына “сыланган”. Илнең теләсә кайсы почмагында шул хакимият катламы, мул финанс ресурслары җирле көч структуралары белән кушылып берләшсә генә күренә башлый.

"Бүгенге көндә теләсә кайсы шәһәрне контрольдә тоту өчен андагы прокурорны, мәхкәмә рәисе һәм полиция башлыгын контрольдә тоту җитә – шунсыз бернинди дә Путин андагы хәлләргә тыкшына алмый", ди Белковский.

"Путин 2018 елга кадәр калмаячак"

Белковский Төньяк Кавказдагы Чечня, Дагыстан һәм Ингушетия Русиядән чыгарга тиеш, дип саный. Аның фикеренчә, бу мөселман республикалары инде күптән сәяси һәм хокукый яктан караганда Русиягә керми, баш бәласе генә булып тора.

"Берничә ел элек моны әле саташу дип кабул иткән булсалар, хәзер инде бу идеяне яклаучылар арта. Иртәме-соңмы бу шулай булачак. Икенче чечен сугышында Рамзан Кадыйров җиңде, ләкин рәсми төстә сугышны Русия туктатты, дип санала", ди Белковский.

Сәясәт белгече бу республикаларның Русиядән чыгу планын АКШның хәзерге яки элекке президентлары кебек берәр зур кеше катнашындагы арадашчы төркем төзергә тиеш, дип саный. Төньяк Кавказ республикалары Русиядән чыкканчы Пугачев шәһәрендә булган хәлләр кабатланып торачак, ди Белковский.

Сепаратист кәефләр Төньяк Кавказда гына түгел, Себер һәм Ерак Көнчыгышта да көчәя бара. Ил буйлап җәелгән коррупция һәм совет чорында ук төзелгән инфраструктураның 25 еллап яңартылмавы аркасында икътисад та үсә алмый. Белковский фикеренчә, процесс башланган, калганы – вакыт мәсьәләсе.

"Русиядә вәзгыять контрольдән чыккан, дияргә мөмкин", диде Белковский "Серебряный дождь" радиосында тыңлаучылар сорауларына җавап биргән чыгышында.
XS
SM
MD
LG