Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр: Русияне "Политбюро 2.0" идарә итә


Minchenko consulting белдерүенчә, Путин - Русиядәге ресурслар өчен үзара көндәшлек итүче төркемнәр арасында хөкемдар.

Minchenko consulting коммуникация ширкәте башлыгы Евгений Минченко һәм Сәяси экспертиза халыкара институтының аналитика бүлеге мөдире Кирилл Петров “Владимир Путинның зур хөкүмәте һәм Политбюро 2.0” исемле зур хисап тәкъдим итте. 10 битлек хисап илнең сәяси һәм бизнес элитасын вәкиллек итүче 60-тан артык белгечнең фикерен сорашу нигезендә әзерләнгән.

Шушы тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, илне Путин-Медведев тандемы түгел, ә үзара көндәшлек итүче төркемнәр конгломераты идарә итә. Нәтиҗәдә Русиянең хәзерге дәүләт төзелеше конституциядә язылганнан бик нык аерыла. Белгечләр әйтүенчә, президент идарәсендә хөкүмәтне алыштыра алырлык, президент ярдәмчеләреннән һәм аңа буйсынучы тармак җитәкчеләреннән торган “идарә җиһазы” барлыкка килгән. Бу төркем төрле бюрократик процедураларны хөкүмәттәге министрлыкларга һәм департаментларга караганда тизрәк үтеп чыга ала икән. Путинның министрларны һәм президент идарәсе вәкилләрен кертеп төзегән берничә яңа комиссиясе дә шушы максатларга хезмәт итә.

Шул ук вакытта, белгечләр фикеренчә, “Путин хәзерге тәэсир төркемнәрен саклау белән бергә мәйданга яңа уенчылар да кертеп төрле сынаулар үткәрә”. Аларның кайберләре шәхсән Путинга бәйле башкаручы технократлар булса, икенчеләре Алексей Кудрин һәм Михаил Прохоровның ялган оппозиция проектлары кебек альтернатив сәяси платформалар, шулай ук Дмитрий Рогозин, Игорь Холманских, Василий Якеменко кебек “тематик” хакимият яклы проектлар да бар.

Русиянең хәзерге идарә системы Советлар Берлеге чорындагы Коммунистлар партиясе үзәк комитеты политбюросы белән чагыштырыла. Мондый идарә системының максаты илдәге хәзерге төркемнәр арасында урнашкан балансны саклап калу диелә.

“Русия хакимияте һич тә бер кеше тарафыннан идарә ителгән каты вертикаль структура түгел. “Хакимият вертикале ул бары тик пропаганда штампы гына. Русия хакимияте ул ресурслар өчен үзара көндәшлек итүче кланнар һәм төркемнәр конгломераты. Бу системада Владимир Путинның алыштыргысыз роле ул арбитр һәм модератор роле, ул тәэсирле арбитр, аның сүзе әлегә хәлиткеч булып кала” диелә хисапта.

Бу документка караганда, “Политбюро 2.0”гә тулы хокуклы әгъза булып зур элитар төркемнәрне җитәкләүче, бизнеста да, дәүләт структураларында да үз позицияләре булган һәм илнең сәяси-икътисадый сәхнәсендә даими күренүче сигез җитәкче керә.

Бу исемлектә үз позицияләрен бераз югалткан, әмма “Бердәм Русия” фиркасен үз карамагына алган хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев, Путинның ышанычлы кешесе буларак президент идарәсен җитәкләүче Сергей Иванов, Роснефть башлыгы, рәсмиләштерелмәгән киң тәэсир көченә ия Игорь Сечин, Ягулык-энергетика комплексында Сечинга альтернатив Геннадий Тимченко һәм Юрий Ковальчук тандемы, Хәрби сәнәгать комплексында өстенлек итүче Сергей Чемезов төркеме, Мәскәүне җитәкләү белән генә чикләнмичә Урал якларындагы кайбер губернаторларны да үзенә каратып торучы һәм Мәскәүдә үз мәнфәгатьләре булган олигарх структуралары белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырган Сергей Собянин һәм Политбюрога күптән түгел генә кергән, әмма сәяси менеджмент функцияләрен тулысынча үз өстенә алып тәэсир көчен тиз арттыра баручы Вячеслав Володин бар.

Алардан тыш политбюро әгъзасы булырга мөмкин күп кенә намзәтләр дә атала. Бу төркемгә барлыгы 45 кеше керә.

Бу структурада Политбюрога намзәтләр буларак кайбер төбәк башлыклары, Шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та атала. Алар Путин белән шәхси бәйләнешләре, яки үзләре җитәкләгән төбәкнең ил өчен мөһим булуы сәбәпле генә түгел, ә кайбер идеологик проектларның әйдәүчеләре булулары аркасында да намзәтләр исемлегенә кертелгән. Миңнеханов, мәсәлән, “пантюркизм”чы һәм урта исламчы, Петербур губернаторы Георгий Полтавченко “православ чекист”, Мәскәү өлкәсе губернаторы Сергей Шойгу “авторитар популист” дип атала. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров барлык Төньяк Кавказ лидеры була алу мөмкинлеген исәпкә алып намзәтләр исемлегенә кертелгән.

Minchenko consulting язуынча, хакимияттәге элита идарә бурычларын үтәүдән тыш үзенең озак вакыт тотрыклы булып калуын да тәэмин итәргә тырыша. Моның өчен аларга яңа хосусыйлаштыру үткәреп керемле эшләрне үз милке итү,1990-2000 елларда кулга төшерелгән милекне киләсе буыннарга тапшыру, Русиядә дә, читтә дә кулга төшерелгән милекне легитимлаштыру кирәк диелә.
XS
SM
MD
LG