Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга FINA әләме кайтарылды


Казанга FINA әләме кайтарылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Казанга FINA әләме кайтарылды

5 августта Казан мэры Илсур Метшин Барселонадан алып кайткан FINA әләмен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Ике елдан Казанда су спорты дөнья беренчелеге узачак.

Универсиада ярышлары узган су спорты сараенда байрак тапшыру тантанасы шыгрым тулы залда үтте. Байрак тапшыру тантанасыннан соң тамашачыларга синхрон йөзү, суга сикерү буенча күрсәтмә чыгышлар тәкъдим ителде. Чара Эльмира Кәлимуллинаның татарча, инглизчә, русча башкарган җыры белән тәмамланды.

Cу спорты буенча быелгы XV дөнья беренчелеге 19 июль - 4 август көннәрендә Испаниянең Барселона шәһәрендә үтте. Чемпионатның соңгы көнендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) байрагы Казан мэры Илсур Метшинга тапшырылды.

Ике елдан су спорты дөнья беренчелеге Татарстан башкаласы Казанда уздырылачак. Казандагы ярышларга 211 илдән 2500ләп спортчы килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG