Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Әл-Каидә көчлезләнгәнсә дә куркыныч булып кала


БМО Иминлек шурасы өчен әзерләнгән хисапта Әл-Каидә җитәкчесенә төрле таркау төркемнәрне берләштерү җиңел түгел, әмма Әл-Каидәдән янаган куркыныч арта бара диелә.

Белгечләр төркеме әзерләгән хисап Иминлек шурасына чәршәмбе көнне тапшырылды. Анда Әл-Каидәнең яңа җитәкчесе Айман әл-Зәвәһри Пакстанда бу төркемнен төп җитәкчелеген берләштерә алмады, дип белдерелә.

Хисапка караганда, Әл-Каидә белән бәйле төрле төркемнәр әле яңа тактиканы үзләгтерү өчен тырыша һәм яңа һәдәфләр эзли, әмма алар куркыныч һөҗүмнәр ясый алырлык хәлдә.

Анда шулай ук Әл-Каидәнең һәм аның белән бәйле төркемнәрнең элеккегә караганда таркау булуы, аларны бары тик идеология һәм террор ысуллары гына берләштерүе әйтелә.
XS
SM
MD
LG