Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Ураза гаетен зурлап бәйрәм иттеләр

Мәчет эчендә 5000 кеше намаз укыса, ихатада аннан да күбрәк булды
1/10 Мәчет эчендә 5000 кеше намаз укыса, ихатада аннан да күбрәк булды
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Мәчетнең алма бакчасында да намаз укыдылар
2/10 Мәчетнең алма бакчасында да намаз укыдылар
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Койма буендагы наратлыкта да гыйбадәт кылдылар
3/10 Койма буендагы наратлыкта да гыйбадәт кылдылар
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Якташларның куанычлы очрашуы
4/10 Якташларның куанычлы очрашуы
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
"Яктылык" мәктәбе мөдире һәм "Нур" мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов
5/10 "Яктылык" мәктәбе мөдире һәм "Нур" мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
"Көрәк" сакаллы мөселманнар бәйрәм рухын көчәйттеләр
6/10 "Көрәк" сакаллы мөселманнар бәйрәм рухын көчәйттеләр
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Гаеттә яшьләр күп булды
7/10 Гаеттә яшьләр күп булды
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Балаларга да сәдаканы күпләп бирделәр
8/10 Балаларга да сәдаканы күпләп бирделәр
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Яшьләр төркем-төркем истәлеккә фотога төштеләр
9/10 Яшьләр төркем-төркем истәлеккә фотога төштеләр
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Сәдака тартмаларына халык мулдан акча салды
10/10 Сәдака тартмаларына халык мулдан акча салды
8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.
Previous slide
Next slide

8 август Самарның Җәмигъ мәчетенә гает намазына ун меңнән артык кеше җыелды.

25 ел элек Самарда милли хәрәкәт тергәкләнеп килгәндә бердән-бер мәчеттә намаз укыдылар. Күп булса 500 кешене җыйган тамашага да халык соклана иде. Чирек гасырдан соң Самарның җиде почмагында гает укыла, шуларның алтысы мәчетле. Җәмигъ мәчетендә намазны берьюлы 5000 кеше укый. Җомга намазларында шыплап тулса, гаетләрдә бина теләгәннәрне сыйдыра алмый.

Алдагы елларда намаз вакытында мәчет йортында намаз укучылардан соң йөрергә әле сукмаклар кала иде. Быел исә гаҗәеп хәл күзәтелде. Мәчетнең койма буйларында, алма бакчасында, юлларда намазлыксыз урын калмады. Бик күпләр баскан килеш кенә укыдылар. Алма төшәрдәй дә урын юк иде.

Ун меңнән артык халык олуг бер гаиләне хәтерләтте. Сакаллары төрле булса да, тәннәре төрле төстә булса да, буй-сыннары белән аерылып торсалар да, барчасының да йөзендә шатлык вә куаныч иде. Елмая-елмая күрешәләр, шатланып кочаклашалар, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Гөрләп торган мөселманнар бәйрәмендә мөселман урыс кардәшләребез дә бер мохиттә бәйрәм рухында куандылар, үзләрен шул гаилә әгъзасы итеп хис иттеләр.
This item is part of
XS
SM
MD
LG