Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган якта миллилекнең кадерен белмибез"


"Туган якта миллилекнең кадерен белмибез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:16 0:00

"Туган якта миллилекнең кадерен белмибез"

Вашингтонда яшәүче Шакир һәм Динә Морадымовлар Америка Сабантуенда танышып гаилә корып җибәргәннәр. Хәзер алар татар мәдәниятен үстерү белән шөгыльләнәләр.

Морадымовларның мәхәббәт тарихына нигезләнеп романнар язып була. Америкада татарлыкка сусап яшәгән яшьләр үзләре дә көтмәгәндә тату гаилә булып куялар. Билгеле, чит җирдә үз милләт кешесен табу җиңелләрдән түгел, әмма Морадымовлар бу мәсьәләне уңай гына хәл итеп калмаганнар, ә үз тирәсендә татар мохите тудыруга ирешкәннәр.

Шакир Америкада инде унөч ел тора. 2000 елда Морадымовлар гаиләсе бирегә Чехиядән күченеп килә, ә тумышлары белән алар Казакъстанның Шымкент шәһәреннән, ә гаилә җепләре Башкорстанның Туймазы һәм Көергәзе районнарына барып тоташа.

Динә – Уфа кызы. Америкага ул белем алырга килә. Лесли университетын тәмамлагач, берничә ел Бостонда Американ ислам конгрессында эшли. Шакир бу тармактан шактый ерак, ул Мэриленд университетында белем ала, бүгенге көндә фармацевтика өлкәсендә эшли.

Бу ике яшь татарны Нью-Йорк Сабантуе таныштыра. Гаилә башлыгы Шакир Морадымов бу хәлләрне болай искә ала:

"Беренче танышу Нью-Йорк Сабантуенда булды. Яныма бер кыз килеп татарча сөйләшә башлады. Бу кызны ошаттым, ләкин төрле шәһәрләрдә яшәгәнлектән интернет аша гына аралаштык. Шулай бер ел дәвам итте, аннары киләсе елга ул Вашингтон Сабантуена килде һәм бүтән кайтып китмәде дисәк тә була".

Динә Америкада сигезенче ел яши. "Башта милли мәдәният турында бик уйламыйсың, соңыннан гына сагындыра", ди Уфа кызы.

Шул вакытта Шакир янына килеп, татарча сөйләшә башлагач, ул да сизгәндер. Бу кыз татарча сөйләшә икән, миңа да татарча өйрәнергә кирәк дип уйлаган булса кирәк. Америкага килгәч, аякка басып, укуны бетергәч кенә, туган телең һәм мәдәниятең сагындыра башлый. Аннары шул татарларны эзли башлыйсың. Әти-әнидән кала татарча сөйләшмәгәч, тел дә онытыла башлый. Шуңа күрә ел дәвамында татар яшьләре гел җыелып тора, милли мәдәниятебезне саклыйбыз, Сабантуйлар, төрле кичәләр оештырып торабыз. Башкортстанда яшәгәндә ул нәрсәләрнең кадерен белмисең. Мәсәлән, Уфада беркайчан да татар күлмәген кимәдем, ә монда мин аны горурланып, сагынып киям”, дип фикерли Динә.

Динә әйтүенчә, миллилекне саклар өчен туган яктагы мохитне бирегә алып килергә туры килә. "Төрле җыр дисклары, күлмәкләр, милли мәдәният әйберләрен Америкага ташыйбыз", ди Динә Әбкаирова-Морадымов.

Быел татар активистлары Вашингтон Сабантуена Айдар Галимовны чакыру бәхетенә ирешә. Бу вакыйганың башында нәкъ менә бу татар гаиләсе тора.

“Бервакыт өстәл артында утырганда, шаярып кына Айдар Галимовны чакырсаң әйбәт булыр иде дип хыялланып алдык. Әгәр Галимов килә калса, биредәге татарлар шат булырлар иде дигән фикер килде. Башта бу шаяру гына булса, соңыннан тормышка ашты. Иң популяр җырчыларның берсе Сабантуйны бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрде. Ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт. Сабантуйга килгәннәр ихластан шатландылар”, ди Шакир Морадымов.

Моннан тыш, Морадымовлар Вашингтонда "Tatar DC" оешмасын теркәгәннәр. Шакир бу җәмгыятьнең җитәкчесе булып тора. Киләчәктә яшь гаилә татар мәдәниятен үстерүгә тагын да күбрәк көч куярга җыена.
XS
SM
MD
LG