Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дондагы Ростовта мәчетне зурайту өчен җир бүлеп бирелгән


Дондагы Ростов мәчетен киңәйтү өчен мөселманнарна 24 сутый җир бирелгән. Бу хакта мөфти Җафар Бикмаев белдерде. Аның сүзләренчә, Ураза бәйрәменә намазга ун меңнән артык кеше җыелган, ә мәчеткә бары мең ярым гына мөселман сыя. Шул сәбәпле, бәйрәмгә килүчеләр намазны мәчет алды һәм артында укырга мәҗбүр булган, нәтиҗәдә юлларда тыгымнар барлыкка килгән.

Мәчет киңәйтелгәч анда өч меңләп кеше сыячак, әмма бу да бөтен мөселманнарны сыйдыра алмаячак. Ростовта хакимият яңа мәчет өчен тәкъдим иткән ике урынның берсе дә мөселманнарга туры килми.

Дондагы Ростовта йөз меңләп мөселман яши дип исәпләнә һәм барлыгы ун мәчеткә ихтыяҗ барлыгы әйтелә.
XS
SM
MD
LG