Чуашстанның татар авылында үткән бу чарада Татарстан, Башкортостан республикалары, Киров, Самар, Ульян өлкәләре һәм Чуашстанның үзеннән килгән 38 чабышкы аты ярышты. Юртаклар һәм җайдаклар төрендә ярышып җиңүчеләргә Татарстан президенты һәм "Сембер" хәйрия фонды куйган ике җиңел автомобиль бүләк ителде. Шул төп бүләкләр Башкортостан һәм Киров өлкәсеннән килеп җиңү яулаган чабышкы хуҗаларына насыйп булды.
Шыгырданның бик матур һәм иркен аланында оештырылган ат ярышлары Казан һәм башка яклардан килгән сәнгатькәрләр куйган концерт, төрле спорт чаралары, балалар өчен күңел ачулар белән бергә үрелеп барды. Ярышларны карарга килүчеләрнең һәммәсенә казан асып пешерелгән итле пылаулар тәкъдим ителде.
I Русиякүләм дәрәҗәдәге ат ярышлары узган ел Самар өлкәсенең Гали авылында узган иде. Ярышларның III исә киләсе елда Пермь өлкәсенең Барда авылында узар дип көтелә.