Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рөхсәтсез мигрантларны аулауда икенчегә чыкты


Мәскәүдә тоткарланган мигрантларны ябып тоту үзәген кайберәүләр наци концентрация лагерьларына охшата
Мәскәүдә тоткарланган мигрантларны ябып тоту үзәген кайберәүләр наци концентрация лагерьларына охшата

Татарстан депортацияләнгән рөхсәтсез мигрантлар саны белән бу елның беренче яртысында Русиядә икенче урынга чыкты. Хәзер ул бары Мәскәүдән генә калыша.

Быелгы беренче яртыеллыкта Татарстаннан үз илләренә озатылган рөхсәтсез мигрантлар саны узган елгы белән чагыштырганда кимендә дүрт мәртәбә арткан һәм хәзер республика бу юнәлештә бары Мәскәүдән генә калыша.

Татарстаннан озатылучыларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикъстан, Азәрбайҗанга киткән. Бер мигрантны үз иленә кайтарып җибәрү, рәсмиләр әйтүенчә, республика бюджетына уртача 10 мең сумга төшә.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе быел рөхсәтсез мигрантлардан арынуның шундый киң колач алуын беренче чиратта Универсиада алдыннан иминлекне арттыру зарурлыгы белән аңлата, шул ук вакытта февраль аенда Чаллыда сигез яшьлек кызның көчләп үтерелүе өчен Үзбәкстан ватандашы Фәррух Ташбаевның гаепләнүе дә, нык тәэсир итте, ди.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белдерүенчә, хәзер Казанда үз илләренә озатылачак рөхсәтсез мигрантларны ябып тоту өчен махсус үзәк төзү эше тәмамланып килә. Җәй ахырына кадәр ачылыр дип көтелгән бу махсус үзәк баштарак 25 кешене сыйдырышлы булса, бераздан ул Татарстанда рөхсәтсез яшәгән 50 мигрантны кабул итәрлек мөмкинлеккә ия булыр дип көтелә.

Русиядә рөхсәтсез мигрантларны вакытлыча ябып тоту өчен шундый үзәкләр санын 83-кә җиткерү тотыла. Бу турыда канун өлгесен Федераль миграция хезмәте әзерләгән. Аныд Дәүләт Думасы көзге утырышларның берсендә карар дип көтелә. Яңа канун миграция хезмәтендә эшләүчеләр санын 4500 кешегә арттырыруны да күздә тота.

Июль ахыры-август башында Мәскәүдә полиция рейдлары нәтиҗәсендә меңнәрчә эшче мигрант тоткарланып ашыгыч рәвештә төзелгән һәм юридик статусы булмаган шундый вакытлы тоткарлау үзәгенә ябылды.

Күп кенә күзәтүчеләр моны Мәскәү шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Собянинның Мәскәү мэры сайлавы алдыннан сайлаучылар күңелен яулау өчен хәйләкәр адымы дип бәяләсә, кайбер хокук яклаучылар бу вакытлы тоткарлау үзәкләре хакимиятнең халык ризасызлыгы дулкынына әзерлек чарасы булырга мөмкин дип кисәтә. Бераздан, рөхсәтсез мигрантлар нык кимегәннән соң бушап калган 83 вакытлыча ябып тоту үзәге ризасызлык җыеннарына чыгучыларны җыеп ябу өчен кулланылырга мөмкин, дип кисәтә алар.
XS
SM
MD
LG